Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәдә Кашапов эшен карау 16 июльдә дәвам итәчәк


"Татарның сәяси йөзен хәзер Рәфис Кашапов билгели"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

Рәфис Кашапов 3 июльдә булган мәхкәмә утырышында 280нче һәм 282нче маддәләр нигезендә белдерелгән гаепләүләрне кире какты, үзен гаепле дип танымады.

Иртәнге якта Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә эше беркадәр тавышланып алу белән башланып китте. Теләктәшлек белдерергә килгән 50-60лап кешенең тикшереп егермеләбен генә мәхкәмә залына үткәрделәр. Шушы егерме кеше, милли хәрәкәт вәкилләре, аксакаллар һәм журналистлар мәхкәмә залына керүгә, биредәге урыннарның яртысыннан күбрәгенең инде буш булмавын, анда кемнәрнеңдер утыруларын күрделәр.

Теләктәшлек йөзеннән килүчеләр урыннарны бушатуны таләп итеп беркадәр тавыш та кузгаттылар. Ләкин чәчләре кыска итеп кистерелгән, “строгий штатский” киемнәрдән булган әфәнделәр аларга урыннарын бушатырга теләмәделәр. Урыннарны бушатуны сораган таләпләргә бернинди җаваплар да бирмәделәр.

Рәфис Кашаповка теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр әлеге әфәнделәрнең чыгып китүләрен таләп итә башлагач, бәхәскә погонына зур йолдызлар таккан ханым, прокуратура гаепләүчесе кушылды. “Әгәр тынычланмасагыз, сезгә залдан чыгып китәргә туры киләчәк” дип кисәтте ул. Әлбәттә, халык тынычланды, кайсы биредә утырган штатскийларның яннарына, кемнәрдер араларына да кереп утырды. Шуннан инде мәхкәмә дә башланып китте.

Полиция сержанты һәм өлкән лейтенанты залга Рәфис Кашаповны алып керде. Унлап штатскийны санасаң һәм инде баштан ук биредә басып торган ике полиция хезмәткәрен, Рәфис Кашаповны саклап торучы ике сакчыны да исәпкә алсаң, биредә унбишләп тәртип саклау оешмалары кешеләре катнашуы беленде. Ә залны зур дисәләр дә, 25-30 гына кешене сыйдырышлы иде. Кашаповны якларга килгән Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама вәкилләренең күпчелеге шулай итеп урамда калырга мәҗбүр булды.

Мәхкәмә барышында сүз гаепләүче якка, прокуратура вәкиленә бирелде. Ул Кашаповка карата җинаять эше белдерүгә сәбәпче булган, интернетка куелган язмаларны санап китте. Шул язмалар нигезендә Чаллы ТИҮ рәисенә Русия җинаятьләр кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә гаеп белдерүен җиткерде.

Хөкемдар гаепләнүчедән шушы язмалар буенча белдерелгән гаепне тану-танымавын сорады. Кашапов: “Мин үземне гаепле дип санамыйм”, дип җавап бирде.

Мәхкәмәнең булачак өлешләрендә карау өчен гаепләүче һәм гаепләнүче яклар тарафыннан тәкъдимнәр, өстәмәләр турында сүз кузгатылды. Кашапов үзе һәм аның яклаучылары БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне, БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургалине җәмәгать яклаучысы буларак тәкъдим итте. Прокурор, әлеге шәхесләрнең нинди белем алулары белән кызыксынып, тәкъдимне кире какты. Ләкин хөкемдар әлеге кешеләрне җәмәгать яклаучылары буларак теркәү турында белдерде.

Шушында ук Кашапов тагын белдерү ясап: “Миңа каршы сөйләүче шаһитлар арасында 7-8е ФСБ кешеләре иде. Шуңа, үземнең ягымнан шаһит итеп намуслы булган милли хәрәкәт вәкилләрен тәкъдим итәм”, диде.

Кашапов күрсәткән шаһитлар арасында Раиф Галиев, Фәрит Гатауллин, Гамил Камалетдинов, Ринат Нургали, Галишан Нуриәхмәтов, Айдар Хәлим, Сергей Вишняков, Данис Сәфәргали, Гомәр хәзрәт Батырша бар иде. Алар инде Рәфис Кашапов язмаларында милләтара ызгыш тудырырлык фикерләр булу-булмавын күрсәтәчәкләр. Әлеге тәкъдимгә дә прокурор ягы протест белдерде. Хөкемдар бу тәкъдимне дә үткәрде, монда канунга каршы килү юк дип, алда әйтелгәннәрнең Кашапов ягыннан шаһитлар булуын раслады. Фәрит Зәкиев хөкемдарга Кашаповны яклаган, аңа төрле оешмалар, шәхесләр тарафынан язылган характеристикаларны тапшырды.

Шунда прокурор әлеге характеристикалар белән танышырга теләвен белдерде. Танышканнан соң, бирелгән характеристикаларның яртысын гаепләү эшенә теркәмәүне сорады. Шуңа да карамастан, казый аларның барысын да теркәү турында карар чыгарды.

Кашапов яклаучылары шулай ук интернет сәхифәсендә булган гаепләү язмаларына экспертиза ясаган кешеләрнең өчесен дә алдагы мәхкәмә утырышларына китертү чарасын күрергә, аларның экспертиза ясарга хокуклары булу-булмауны ачыклауны, белемнәре, тәҗрибәләре ни дәрәҗәдә икәнлекне өйрәнүне дә сорады.

Менә шундый сөйләшүләрдән соң прокурор мондый тәкъдим ясады: “Безнең яктан килергә тиешле шаһитлар килмәделәр. Шуңа мәхкәмәне дәвам итик һәм беренче итеп гаепләнүче Кашапов чыгышын ишетик, сорауларга җаваплар бирә торсын”.

Кашапов һәм яклаучылары мондый тәкъдимгә риза булмады. Әмма хөкемдар “гаепләүче як тарафыннан шаһитлар килмәү сәбәпле, мәхкәмә үз эшен 16 июльдә, иптәнге сәгать тугызда дәвам итәчәк”, дип белдерергә мәҗбүр булды.

“Татарның бүгенге сәяси йөзен Рәфис Кашапов билгели”

Әлеге утырыш тәмамлангач, шушында катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка үз фикерләрен белдерде:

Мәхкәмә болай тыныч кына башланып китте. Хөкемдар гаепләнүче яктан булган сорау-үтенечләрне дә кабул итте, кире какмады. Бу хөкемдар мине дә шушы ук бүлмәдә хөкем иткән иде.

Мәхкәмә башланганчы тимер рәшәткә артындагы Рәфис белән берничә сүз алышырга мөмкинлек булды. Шунда: “Рәфис энем, сынма, бар дөнья хәзер сиңа карап тора. Чөнки татарның бүгенге сәяси йөзен син - Рәфис Кашапов билгелисең”, дидем. Чыннан да шулай. Теге Миңнехановлар да түгел, Шәймиевләр дә түгел, олимпиада-универсиадалар да түгел. Чөнки милләт торышы сәясәт белән билгеләнә. Илдә дөреслекне, хак сүзне әйтүче бармы, юкмы? Шуның өчен бу милләтнең төрмәдә утыручы кешесе бармы? Юкмы?

Менә бүген хак сүзне әйткән өчен Рәфис Кашапов төрмәдә утыра. Аңа мәхкәмә бара. Шуңа аны бүген бар дөнья күзәтә. Киевта бүген пикет-митинглар бара. Төркиядә, Казанда, Уфада, Чаллыда да халык күтәрелешләре. Рәфис хәзер Солженицын кебек. Аңа бар дөнья карап тора.

Һәм шуны да әйтәм, еллар үтәр, Рәфис әйткән сүзләр дөрес булган дип халыкара трибуналардан бу мәхкәмәләргә бәя дә биреләчәк. Чөнки бу бит Рәфиснең үз сүзләре генә түгел. Ул интернетка халык фикерен, кемнәрдер әйткән фикерләрне куйды. Менә халык фикерен җиткергән өчен аны хөкем итәләр. Мәхкәмә ничек кенә бетсә дә, әле бу фикерләргә кире кайтачаклар. Дөнья җәмәгатьчелеге әйтәчәк: "Әйе, Кырымны басып алу дөрес булмаган, җинаять булган, кырымтатарлар хәзер газап чигә”, дип күтәреп чыгачаклар. Бүген ул сүзне Рәфис Кашапов әйтте. Шуның өчен хөкем итәләр. Иртәме-соңмы дөнья җәмәгатчелеге шул фикергә киләчәк. Рәфискә хәзер, әйткәнемчә, нык торырга кирәк.

Фәүзия ханым, Рәфис Кашапов Русиядә җәбер-золым күргән 14 сәяси тоткын исемлегенә дә кертелде. Менә шушы уңайдан да уй-фикерләрегезне беләсе иде.

Әлбәттә, бу бик зур бәя. Төрмәдә утырган өчен бәя бирү урынлы да түгелдер. Әйттем, бүгенге көндә Татарстанның сәяси йөзен телисеңме, юкмы, Рәфис Кашапов билгели. Сәяси тоткыннарны “Мемориал” билгели һәм ул үз сүзе өчен җаваплы. Алар кешене ныклап өйрәнә. Нинди сүз әйткән, ни өчен утыра. Шуннан соң гына аны сәяси тоткыннар исемлегенә керткәннәр. Ул исемлеккә болай гына кереп булмый. Рәфис Кашапов 14 сәяси тоткын арасында һәм аны Европа мәхкәмәләре дә, җәмәгатьчелеге дә яклаячак. Татарстан җитәкчеләре дә моңа игътибар итсеннәр иде. Олимпиадалар, суда йөзүләр белән яраклашып, үзеңне- үзең алдап күпме яшәп була. Дөрес сүз әйтүче табылган икән, хак сүз өчен газап күрә икән, җитәкчелек тә аңына килеп ул егеткә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Аны мәхкәмә залында ук азат итәргә тиешләр. Бүген фронт сызыгы Рәфис Кашапов аша уза, диде Азатлыкка Фәүзия Бәйрәмова.

Уфадан Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдерергә килүчеләр арасыннан Рамил Хөсәенов, Кадерле Имаметдинов та бу фикерләрне хуплады. “БДБ киңлегендә күпме татар яши, алар барысы да сугышка каршы. Русиянең сугыш белән Украинага керүе - хаксызлык. Шуны әйткән өчен Рәфис Кашаповны төрмәгә утырттылар. Менә без аңа мәхкәмә буласы көнне теләктәшлек йөзеннән Чаллыга килдек”, диделәр алар.

2 июльдә Казанда һәм Чаллыда Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп пикетлар оештырылды. Кичке якта Чаллының Җиңү паркына таләпләр белән килүчеләрнең шигарләре белән дә таныштык.

Чаллыда Рәфис Кашаповны яклап пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Рәфисне яклаучылар шулкадәр тырышканнар инде, кайбер шигарләрне хаталы итеп тә язганнар булып чыкты. Полиия кешеләре арасында хаталы язуларны төзәтергә ярдәм итүчеләр дә булды.

3 июльдә Киевтагы Русия илчелеге янында да активистлар Кашаповны яклап, Русия президенты Владимир Путинны тәнкыйтьләп протест чарасы уздырды.

Киевта Рәфис Кашаповны яклау чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

XS
SM
MD
LG