Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция референдумында кредиторлар таләпләренә "юк" диючеләр җиңә


Референдумда "юк" диючеләр җиңгәч премьер-министр Алексис Ципрас телевидение аша чыгыш ячый
Референдумда "юк" диючеләр җиңгәч премьер-министр Алексис Ципрас телевидение аша чыгыш ячый

Грециядә якшәмбе көнне узган референдумда халыкара кредиторлар таләпләрен кире кагучылар җиңә. "Юк" дип тавыш бирергә үгетләгән хакимият тарафдарлары урамнарда бәйрәм итә.

Грециядә якшәмбе көнне узган референдумның беренче нәтиҗәләре сайлаучыларның 61 процентының илне алга таба кредитлау өчен Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды куйган шартларны кире кагуын күрсәтә.

Калган 39 процент халыкара финанс ярдәменә алмашка кризиска каршы чараларны дәвам итүне хуплый.

Бу мәгълүматны барлык тавышларның яртысыннан артыгын санау нәтиҗәләренә таянып Греция эчке эшләр министрлыгы игълан итте.

Рефендум нәтиҗәләрен хуплап башкала Афин урамнарына меңнәрчә кеше чыкты.

Хакимияттәге сулчы радикал "Сириза" фиркасе кредиторлар куйган таләпләрне "мыскыллау" дип атап грекларны аларга "юк" дип тавыш бирергә үгетләде.

Илнең хәзерге җитәкчеләре референдумда каршы тавыш бирү Афинга алдагы сөйләшүләрдә яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен таяныч булыр дип өметләнә.

3 июльдә Еврова финанс тотрыклыгы банкы Греция дефолтын -- Афинның бурычларның тиешле өлешен килешелгән вакытта кайтара алмавын игълан итте. 1 июльдә Греция Халыкара валюта фонды каршында дефолт хәлендә калган беренче ил булды.

Афин кредиторлар белән килешүгә ирешә алмаган очракта Грециянең еврозонадан чыгу мөмкинлеге карала.

Кредиторлар Грециягә яңа кредитлар бирү өчен хөкүмәтнең икътисади сәясәтен кырыслатуны таләп итә. Шимбә көнне илнең финанс Янис Варуфакис кредиторларның гамәлләрен террорчылыкка тиңләде.

XS
SM
MD
LG