Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә "Татар өе"н ачканда ялган тарих сөйләнде


Боровой авылындагы "Татар өе"ндә Минзат Ибатуллин
Боровой авылындагы "Татар өе"ндә Минзат Ибатуллин

Төмән районы Боровой авылындагы музейда "Татар өе" ачылды. Тантанада себер татарлары турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирелде.

Төмәннән егерме чакрым ераклыктагы Боровой авылында татарлар сан ягыннан икенче урында тора. Авылның мәдәният һәм ял үзәгендә алты елдан бирле музей эшләп килде, әмма татарларга аерым игътибар юк иде.

Татар мәдәнияте, тарихына багышланган бер бүлмә булдырырга тәкъдим булгач, үткән елдан бирле музей хезмәткәрләре тарихи экспонатлар җыю эшләре башлаган. Һәм менә әле яңа гына "Татар өе"н ачу тантанасы булды.

Бүлмәнең бер өлешен татар тормышы белән бәйле: бишек, чигүле сөлгеләр, тәрәзә пәрдәсе, сәке, өстәл, май язу җайланмасы, кәрҗин, ау, ятьмә һәм башка әйберләр алып тора. Ислам темасына да шактый гына экспонатлар урнаштырылган. Ә инде мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка бүлекләрдәге татар тормышы белән бәйле булмаган әйберләр музейда эшләнәсе эшнең күплеген аңлата. Бу уңайдан авыл хакимият башлыгы Светлана Сычева да, музей директоры да экспозицияне баетырга теләүчеләрне ярдәмгә чакырды.

Галия Сәгыйтуллина
Галия Сәгыйтуллина

"Татар өе"н ачу чарасы борынгы патефонда татар халык көен уйнату белән башланды. Күршедәге татар авылларындагы музейлардан котлау белән килүчеләр дә бар иде. Аларның берсе, Индерәй авылыннан Галия Сәгыйтуллина думбрада уйнап күрсәтте.

Аннары себер татарлары, себердә ислам тарихы турында сөйләп киттеләр. Әмма дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тарихны белгән татарларның күңелләренә хуш килмәде. Боровойда яшәүче өлкә татар китап нәшрияты директоры Минзат Ибәтуллин бүтән мондый ялгыш катбатланмас дип ышана.

"Сөйләүчеләрнең дөрес түгел мәгълүмат бирүләреннән башкаларның милләтебез тарихыннан никадәр ерак булуы аңлашылды. Боровой мәдәният йорты хезмәткәре Венера Согрина: "Бу якларга себер татарлары монгол явы вакытында килгән, диде. Ә бу алай түгел. Ул кулланганча, "монгол-татар" атамасы да дөрес түгел. Тагын да исламның Себергә килүе турында да бөтенләй ялгыш мәгълүмат бирелде. Шәехләр турында бернинди сүз булмады. Ислам XIV гасырда түгел, XII гасырларда килгән Себергә. Аннары мин Согрина белән сөйләштем. Бу җитешсезлекне дөресләргә вәгъдә бирделәр", ди Ибатуллин.

Бәйрәмдә "Татар өе"н ачуда иң тырышларга Минзат Ибәтуллин һәм Розалия Хәйруллинага бүләкләр бирелде. Ибәтуллинны музей шурасына да кабул иттеләр.

"Татар өе"
"Татар өе"

Минзат әфәнденең карт әбисенең 1906 елгы кулдан ясалган беләзеге, гарәп графикасы белән язылган революциягә кадәрге уку китаплары, үзе ясаган комган, думбра һәм башка әйберләр кадерле экспонат итеп куелганнар. "Минем 800ләп пластинкам бар, монда утызын алып килдем. Бабам гел пластинка җыйган, җырлар тыңларга бик яраткан. Алар арасында рус, немец, башкорт, төрек телләрендәгеләре бар", ди Ибәтуллин.

Сычева сүзләренчә, музей әле җәмәгать башлангычында гына, киләчәктә мөстәкыйль статус алырга җыеналар һәм шунда татар мәдәниятенә дә аерым зал булачак.

"Татар өе"н ачу тантанасында катнашучылар
"Татар өе"н ачу тантанасында катнашучылар

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Боровойда яшәүчеләрнең 7 процент тирәсе татар милләтеннән. Әле катнаш гаиләләрдә яшәүчеләрне дә исәпкә кертсәк, тагын да күбрәк килеп чыга. Поселокта күптән инде мәчет эшли. Анда дин дәресләре дә алып баралар. Яшьләр дә күп килә. Мәдәният йортында татар мәдәнияте белән генә шөгыльләнә торган белгеч бар.

1939 елда нигез салынган авылга төрле төбәкләрдән, шул исәптән, Татарстаннан да ялланып күп эшчеләр килгәннәр. Яшәү шартлары һәм эш авырлыгыннан кайтып китүчеләр дә аз булмаган. Алар торф чыгарганнар, кошчылык фабрикасын төзегәннәр. Хәзер олыгайганнар, туган якларын сагынып яшиләр. Иң өлкәннәрнең берсе - Алтынбикә апа Төхвәтуллина дә авыл тормышында катнаша. Ул Татарстанның Теләче якларыннан. Боровойда мәчет ачылганчы үз өенең бер бүлмәсен гыйбадәт кылу һәм дин сабаклары өйрәнү урыны иткән иде.

XS
SM
MD
LG