Уфада саммитларны яктырту өчен матбугат үзәге ачылды
Уфада ачылучы ШОС һәм БРИКС саммитларын яктырту өчен халыкара матбугат үзәге ачылды. Хакимият тулысынча яңадан төзелгән бу бинада зур чараларны яктыртучы журналистлар өчен барлык уңайлыклар тудырылганлыгын белдерә. 6 мең дүрткел метр мәйдан биләгән бу матбугат үзәгендә киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен компьютерлар белән җиһазландырылган 250 эш урыны бар. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән журналистлар өчен дә аерым шартлар каралган. Тәүлек буе эшләүче үзәктә ашау бушлай булачак. Саммитларны яктыртуга 1700ләп гариза килгән. Аларның өчтән бер өлеше чит ил матбугат чараларыннан.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?