Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “КидСпейс” – балалар өчен үзенчәлекле һөнәр шәһәрчеге эшли


Казанда балаларның "КидСпейс" һөнәрләр шәһәрчеге эшли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

8 июль – русиякүләм гаилә көнендә Татарстан башкаласындагы “КидСпейс” балалар шәһәрчеге “һөнәр”ле булып кайтырга чакыра. Узган ел "Казан-Арена” стадионында балалар өчен ачылган үзенчәлекле 2000 дүрткел метрлы уен мәйданчыгын күпләр белми дә әле.

Казанда балалар өчен ачылган “КидСпейс” уен шәһәрчегенең төп идеясе – сабыйларны теге яки бу һөнәр белән таныштыру.

Шәһәрдә барлыгы 24 станция (уен секциясе) эшли. Аларның һәрберсе нәкъ чын тормыштагыча эшчәнлек алып бара. Мисал өчен, “KZN” телерадиокомпаниясе, “Сбербанк”, “Бәхетле” кибете, Русия почтасы дисеңме. Барысы да көндәлек тормышта эшләүче илкүләм билгеле урыннар.

“КидСпейс”ка 4-14 яшьлек балалалар кертелә. Беренче тапкыр аяк басу белән аларга паспорт бирелә. Әлеге документта аның ата-анасы һәм үзе турында мәгълүмат языла. Шулай ук керү уңаенда алынган чекны (чын акчага - сумга) бала "Сбербанк" станциясендә “опыт” – “тәҗрибә” дип аталучы шәһәр валютасына алыштыра.

“КидСпейс”җитәкчесе – Елена Тихонова әлеге валютаның “тәҗрибә” дип аталуы юктан гына түгеллеген әйтә: “Шәһәргә килгән һәр бала, әлбәттә, уйный, күңел ача. Тик иң мөһиме – тәҗрибә туплау процессы. Иң беренче чиратта бала мәңгелек кыйммәткә ия тәҗрибә ала”, ди, җитәкче.

Күңеленә ятышлы һөнәр сайлаганнан соң бала белгеч булыр өчен чын тормыштагыдай “һөнәр мәктәбе”ндә уку уза (“Тәҗрибә” валютасы түләп). Остазларның төп максаты – балаларны һөнәр белән таныштыру, тискәре һәм уңай якларын ачып бирү, тәҗрибә тупларга ярдәм итү. Күзәтүләрдән күренгәнчә, остазлар укуларны бары тик рус телендә генә алып бармый, балалар белән сөйләшүдә шулай ук татар һәм инглиз теле дә кулланыла.

Шәһәрдә ферма, хастаханә, полиция бүлекләре дә бар. Шулай ук иң кызыклы яңалыкларны бастыручы рус телендә үз газеталары чыга.

“КидСпейс”ка эләккән һәр баланың балачакта зурларча яшәп карау хыялы чынга аша диярлек. Мисал өчен, кибеттә балаларны акча белән эш итәргә, азык-төлек сатып алганда зарарлысын, бозылганын алмау кебек осталыкларга өйрәтәләр.

Реаль тормыш “ачысын” татып караучылар да юк түгел! Шәһәрчеккә керү бар акчасын күңел ачуга тоткан балага үз хатасын төзәтү мөмкинлеге бирелә. “Һөнәр мәктәбе”ндә укуларын алар урам себеру, җыештыру кебек эш белән түли ала.

Шунысы яхшы, ата-ана баланың шәһәрчек тормышында берничек тә катнашмый. Сабыйга тулысынча ирек бирелә. Нәкъ шул ирек аның моңарчы билгеле булмаган сәләтен ачарга мөмкин, ди уен шәһәре вәкилләре.

Мөмкинлекләре чикле булган балалар да бернинди кыенлыкларсыз шәһәрчектә вакыт үткәрә алалар икән.

“Балаларны аермыйбыз, барысы да бергә күңел ача. Әлбәттә, мөмкинлекләре чикле балаларга безнең ярдәм кирәк булган очракта без булышырга ашыгабыз”, ди бу шәһәрдә “KZN” телеканалы бүлеге остазы Гүзәлия Сафина.

“КидСпейс” хосусый эшмәкәр кулында. Шуңа да карамастан, бюджетлары кысан гаиләләр өчен ташламалар каралган. Шулай ук каникул дәверендә “Яхшылык кыл” исемле хәйрия чарасы да уза. Әлеге чарага балалар да үз өлешләрен кертә ала. Мисал өчен, “Кидспейс” шәһәрчегеннән чыккан уңайда эшләп тапкан мөлкәтләрен - “Тәҗрибә” валютасын мөмкинлекләре чикле яисә мохтаҗ балалар өчен билетка алыштырырга мөмкин.

“Кидспейс” шәһәрчеге балалар өчен чын тормыш белән танышу мәйданы булып тора. Урам себерәме яисә “Сбербанк”та эшлиме – һәр баланың үз иреге. Уен шәһәрчегенә бер керү бәясе 2500 сум. Монда бер тапкыр ашау-эчү, барлык бүлекләрдә чикләнмәгән вакытта йөреп чыгу каралган.

XS
SM
MD
LG