Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш күтәрүчеләрне бастыру машинасы Чаллыда сынала


Чаллы урамнарыннан Русиядә әзерләнүче ике хәрби машинаның прототиплары узды. Баш күтәрүчеләрне бастыру һәм махсус хәрби чаралар өчен әзерләнүче бу машиналар КамАЗ нигезендә ясала.

Русиядә яшерен проект белән әзерләнүче хәрби машиналарның Чаллыда төшерелгән видеолары һәм фотолары интернетта тарала башлады. Янәшәдә баручы машинаның видеорегистраторы төшергән видеодагы бу машиналарның икесе дә КамАЗ нигезендә ясалган.

"Каратель" дип аталган беренчесенең нигезе итеп түбән шассилы КамАЗ 4911 Extreme алынган. Белгечләр әйтүенчә, бу машина күпсанлы халык күтәрелешләрен бастыру өчен әзерләнә һәм ул эчке гаскәрләрнең махсус көчләрен ныгыту өчен кулланылачак. Күпләп җитештерү башлангач иң беренче машиналар Чечня һәм Дагыстандагы хәрбиләргә тапшырылыр дип көтелә.

Кайбер хәбәрләргә караганда, "Каратель"нең беренче прототибын сынауда "КамАЗ-Мастер" ярышларында күп тапкырлар беренчелек яулаган Владимир Чагинны да җәлеп иткәннәр.

Икенче машинада исә биек КамАЗ машинасы шәйләнә. "Викинг" дип аталган, тимер белән ныгытылган бу машина аерым урыннардагы хәрби бәрелешләр вакытында махсус операцияләр һәм махсус көчләр катнашындагы хәрби чаралар өчен әзерләнә диелә.

Бу машиналарның икесе дә күпләп җитештерү өчен әлегә әзер түгел һәм аларны әзерләү эшенең кайчан төгәлләнәчәге дә билгесез.

XS
SM
MD
LG