Accessibility links

"Ренат Закировны аңларга кирәк"


Ренат Закиров
Ренат Закиров

Кырымтатарларны милли-мәдәни мохтарият белән генә чикләргә чакырган Ренат Закировны аңларга кирәк, чөнки ул, чынлап та, хакимият сәясәтеннән ары китә алмый торган хәлдә.

Русия татарларының милли-мәдәни мохтәриятләре эшчәнлеге тәҗрибәсенә караганда, милли-мәдәни мохтәрият милләтне юк итү өчен уйлап чыгарылган иҗтимагый оешма гына. Бигрәк тә милли-мәдәни мохтәриятнең җитәкчесе хакимият белән бер сүзле, хакимият сәясәтен гамәлгә ашыра торган кеше булса. Ә ул шулай була да. Чынында хакимият алдан ук әзерләп куя ул кешене.

Төмән өлкәсе шуңа ачык мисал. Бу өлкәдә себер татарлары элек үзенең дәүләтчелеге булган төп җирле халык, 20 еллап милли-мәдәни мохтәрият хәрәкәт итә. Шул вакыт аралыгында милли мәгариф юкка чыкты, татарлар гына яшәгән авыл мәктәпләрендә генә факультатив рәвешендә туган телне өйрәнгән татар балаларының саны өлкәнең көньягындагы татар балалары гомуми санының 30 процентыннан да ким, бер генә дә милли мәктәп юк. Өлкә татарларының яртысы төньякта (ХМАО, Югра, Ямал) яши, анда туган тел бөтенләй укытылмый.

Җирле татарның, өлкә үзәгендә булса да, татар китапханәсе, профессиональ сәнгать коллективлары, филармониясе, театры, милли мәктәбе, районнарга, авылларга методик ярдәм күрсәтү, оештыру функцияләрен үти торган өлкә мәдәният учреждениесе юк, милли мәгариф һәм мәдәният өчен белгечләр әзерләнми. Мондый шартларда милли үсешкә ирешү мөмкин түгел.

Дөрес, сабантуйлар, фестивальләр үткәрелә. Әмма алар да шул сәясәттән чыгып эшләнелә: һәвәскәрлек дәрәҗәсеннән узмый гына җырла, бие, уйна-көл, шуннан артыгы кирәкми сиңа.

Төрле татар матбугат чараларын үз карамагында тота хакимият, шуңа җавап итеп, бу матбугат чаралары йә урыс телендә эшли, йә күңел ачу чараларын халыкның төп гаме итеп күрсәтеп, аның аңын томалый, милли үсешкә тоткарлык ясап торган милли-мәдәни мохтәриятне, аның җитәкчеләрен мактый. Бөтен Русия буйлап шулай бара түгелме эшләр? Алай булмаса, мисал өчен күрсәтегез киресен!

Бөтендөнья татар конгрессына татар халкының үзеннән дә зур ярдәм, аның инициатива күрсәтүе кирәк: төбәкләрдә татарлар дәррәү булып күтәрелеп үз таләпләрен дәүләт алдына куя алса, Ренат Закировка да җиңелрәк булыр иде эшләргә, кыюрак та булыр иде ул. Әгәр Татарстан гына түгел, аннан читтәге татар милли-мәдәни мохтәриятләре туган телне, милли мәгарифне саклау өчен көрәшеп килгән булса, бүгенге көндә Дәүләт Думасы туган телләрнең тамырын корытырга юнәлтелгән бердәм стандартлар турында канун кабул итәргә җыенмас иде.

Милләт өчен милли-мәдәни мохтәрият милли үсешкә юл ачмый гына түгел, аның ул юлларны томалап торучы оешма икәнлеген тормыш үзе раслады. Шуны аңлап хәрәкәт итә кырым татарлары. Милләт мәнфәгатьләре иҗтимагый оешмалар дәрәҗәсендә генә түгел, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителсә генә, милләт милләт булып сакланып кала алыр.

Бүгенге көндә милли-мәдәни мохтәриятләр халык мәнфәгатьләрен яклау өчен хәтта мохтәрият турындагы федераль канун нигезендә бирелгән хокуклардан да файдаланмыйлар, яраклашуның иң түбән дәрәҗәсенә төштеләр. Түбән дәрәҗәгә төшкән халыкка дәүләт тарафыннан да ихтирам юк.

Бибинур Сабирова Төмән шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG