Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләргә кизәнүче Яровая канун чыгаруларны хәрәмләшүләрдән башлаган


Ирина Яровая
Ирина Яровая

"Чит ил агенты" канунын, "Мәгариф кануны"на үзгәрешләрне әзерләгән Ирина Яровая 3 миллион долларлык фатирын күрсәтмәс өчен хәрәмләшүләргә барган.

Русиянең "Мәгариф кануны"на милли телләргә, милли үзенчәлекләргә каршы үзгәрешләр әзерләгән, инде көчкә кереп хөкүмәттән тыш оешмаларны эзәрлекләүче "чит ил агенты" кануны авторларының берсе – Ирина Яровая кануннар тудыру эшчәнлеген хәрәмләшүләрдән башлаган.

Русия думасында иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисәсе, "Бердәм Русия"ле Яроваяның гаиләсе, The News Times язуынча, 2006 елда Мәскәү үзәгендәге "Тверская Плаза" дип аталган элит бистәдә үтә дә кәттә фатир сатып ала.

Welhome консалтинг ширкәте бәяләвенчә, ул вакытта бу фатир 1 миллион 386 мең доллар торган. Ул вакытта Яровая үзенең керемнәр декларациясендә 500 мең сумлап акча эшләдем дип күрсәткән. Росреестр мәгълүматына күрә, бу фатирның хуҗасы Яроваяның кызы Екатерина. Фатир алынганда, 2006 елның сентябрендә, аңа 17 яшь булган. Байлыгын һәм бу зур сумнарның кайдан килгәнлеген күрсәтмәс өчен Яровая фатирны балигъ булмаган кызына яздырып хәрәмләшкән булып чыга.

2013 елның мартында The New Times бу фатирның инде өч тапкыр кыйммәтрәк, ягъни 3 миллион доллар торуы һәм үзләрендә Яроваяның бу йорт хуҗалары оешмасы эшчәнлегендә катнашуы турындагы документлар булуы хакында язды.

Яровая түрәләрнең керемнәрен һәм аларның якыннарының милекләрен декларацияләүгә дә каршы дип яза Википедия.

"Тверская плаза"дагы фатирларның берсендә йокы бүлмәсе
"Тверская плаза"дагы фатирларның берсендә йокы бүлмәсе

Яровая фатиры тирәсендәге шау-шуны үзенең дәрәҗәсен төшерергә теләү буларак бәяләп, киләчәктә дә кырыс, принципиаль булып калачагын белдергән иде.

Әлеге "кырыс" ханым 2007 елның декабреннән, Русия думасына килгәннән бирле 115 канун өлгесен әзерләп тәкъдим итүчеләрнең берсе булып тора. Алар арасында Русиядә кеше хокуклары, сүз иреге өчен көрәшүче, демократик җәмгыятьне үстерүче оешмаларны бастыручы канун һәм милләтләрнең үсешен, телләрен юк итүче канун өлгесе дә бар.

Яровая хөкүмәттән тыш коммерциясез оешмаларга контрольне көчәйтеп, аларны "чит ил агенты" дип атаучы һәм эшчәнлекләрен тыярга омтылучы канунны әзерләүче "Бердәм Русия"ле депутатларның берсе.

2014 елның июль ахырында Русия президенты Владимир Путин Шәрәфле орден белән бүләкләгән Яровая Русиянең "Мәгариф турындагы" канунына үзгәрешләр әзерләүче ике авторның берсе.

8 июльдә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары бу канун өлгесе Русия Конституциясендәге маддәләргә һәм Русиянең Конституция мәхкәмәсенең республикалардагы ике дәүләт теле турындагы карарына каршы килә, милли мәгарифкә зыян сала дип аңа каршы тавыш бирде.

Аңа кадәр Татарстан мәгариф министрлыгы да, Татарстан Җәмәгать пулаты да канунга үзгәрешләргә каршы икәнлеген белдереп, Русия мәгариф министрлыгына һәм Җәмәгать пулатына үз фикерләрен җибәргән иде. Русия фән һәм мәгариф министрлыгының иҗтимагый шурасы да бу канун өлегесен тикшерде һәм хупламады.

Яровая үзенең тозсыз сүзләре һәм мыскыллауга осталыгы белән дә билгеле. 2011-2012 елда ул халыкның урамнарга чыгып каршылык белдерүен "хамелеоннар фарсы", оппозиция вәкилләрен "кешеләр көтүе" дип тә атаган иде. Яровая Русиядә үлем җәзасын кертергә кирәк дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG