Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рәфис Кашаповны яклап пикет үтте


Казанда Рәфис Кашаповка теләктәшлек пикеты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

10 июльдә Казанның Бауман урамында, узган ел ахырында тоткарланган татар активисты Рафис Кашаповны яклап ялгыз пикет үтте. Пикетчы Ринат Ризванов, Русиядә сүз иреге дигән булсалар да, үз фикерен язган өчен кешене төрмәгә утырталар, дип белдерде.

Ризванов ялгыз пикетта кулына татарча һәм урысча Рәфис Кашаповны яклаган шигар күтәреп торды. Анда, "Гаепсез Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез! Свободу политзаключенному Рафису Кашапову! Требуем справедливого суда! Невиновный Рафис Кашапов 7 месяцев сидит в тюрьме!", дигән җөмләләр язылган иде.

"Ул дөреслекне язган өчен тоткарланды. Бездә сүз иреге бар дигән булалар, әмма кеше үз фикерен язган өчен аны төрмәгә утыртырга җыеналар. Бу ил аңлашылмый. 2003 елда Дугин язган иҗтимагый үзәкне таркату, татарларны ничек кыстыру турында планны үтиләр болар. Бу план буенча Рафис Кашапов һәм Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмәгә бирелергә, ә калганнар штрафлар белән куркытылырга тиеш. Кашапов белән Бәйрәмованы куркытып булмый, ә калганнарны штраф белән куркытып була.

Бу ялгыз пикетның Кашаповка әлләни ярдәме булмас булуын, әмма битараф кешеләр бераз уйлансыннар иде.

16 июльдә Кашаповка мәхкәмә була. Мин бу мәхкәмәдән уңай нәтиҗә көтмим. Адвокт сүзенә караганда, аңа 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Аны утырта калсалар, без пикетларга чыгачакбыз. Бу хәлне күбрәк халыкка җиткерәчәкбез", дип белдерде ул.

Ялгыз пикетны карап торган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Рафис Кашаповка карата булачак мәхкәмәне 1937 еллар белән чагыштырды.

"Рәфис Кашаповның мәхкәмәсе 16 июльдә булачак. Хәзерге хәл 37 елдан да мөшкелрәк. Чөнки 37 елларда кешенең язмышын өч кеше хәл иткән. Хәзер исә кешенең язмышын бер кеше хәл итә. Аның исеме-эксперт. Эксперт, әйтик, бер кеше турында тота да бу экстремист дип яза. Мәхкәмә казые нәкъ менә шул эксперт сүзенә карый. Бүтән кешенекенә түгел. Менә шул эксперт кешене төрмәгә утырта. Хәзер хәлләр 37 елдан да хәтәррәк", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG