Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су спорты беренчелегендә милли һәм хәләл ашлар да тәкъдим ителә

Тиздән Казанда ачылучы Дөнья спорты беренчелегендә катнашучыларны милли ашларга өстенлек бирүче җирле ресторан һәм кафеларның, шәһәр оешмалары өчен эшләүче туклану комбинатының иң оста пешекчеләре җәлеп ителә. 10 июльдә Казанда ярышларда катнашучы спортчылар тукланачак ашханәне сынап карадылар.

FINA оштыра торган су спорты беренчелегенең рәсми интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Универсиада авылында яшәүче спортчылар һәм такымнарның рәсми вәкилләренә Европа, милли ( татар һәм рус), хәләл/кошер һәм Азия халык ашлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, һәрбер юнәлештә вегетариан ризыклар да булырга тиеш.
күбрәк күрсәт

XS
SM
MD
LG