Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дөнья беренчелеге алдыннан машина юлларында чикләүләр арта


Казанда машиналарны туктатып җентекле тикшерүләре белән истә калган "Тоннель" чарасы көн саен үтәргә, юллар вакытлыча чикләнергә мөмкин. Автомобилчеләр хокукларын яклаучылар мөмкин канун бозуларга каршы торырга өйрәтә.

13 июльдә Казанда Юл иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Новиков Казан шәһәр башлыгы үткәрә торган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсеннән соң хәбәрчеләр алдына чыгып “Тоннель”дип аталган тикшерүләр һәм башка иминлек чараларының баруын раслады.

Аның әйтүенчә, Казанда быел үтәчәк су спорты чемпионаты алдыннан юл иминлеген тәэмин итү планы 2013 елгы Универсиада вакытында ук билгеләнгән тәртиптә бара.

Аның нигезендә юлларга чемпионат алдыннан кызгылт сары төстәге тамгалар ясалды. Шул рәвешле аерылган юллардан ярышларга спортчыларны китереп торучы автобуслар, башка махсус транспорт йөриячәк.

Анда гадәти машиналар керсә, 1500 сум җәза биреләчәк. Хәттә ике машина үтәрлек юлларда да андый тамгалар ясау хокукы бирелгән, ди Новиков. Шулай ук юл кырыена өстәмә билгеләр кую да планлаштырыла.

"Тоннел"гә килеп эләксәң...

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар "Тоннель" чарасын дәвам иттерә. Шундый ук тикшерүләр 2013, 2014 елларда да үткән.

Әлеге тикшерү вакытында шәһәрнең теләсә нинди урынында хәрәкәтне туктатып һәр машинаның документларын, иминият ширкәте белән килешү, транспорт чарасының төзеклеген, пыялыларының караңгылануы, ярамаган әйберләр йөртү-йөртмәве, ут сүндергеч һәм аның документлары, медицина ярдәме тартмасы һәм машинага бәйле башка теләсә нинди ягын җентелкәп карый ала, дип аңлаткан Новиков.

Казанда тикшерү чарасы
Казанда тикшерү чарасы

Новиков сүзләренчә, бары тик юл йөрү кагыйдаләренең, иминлек таләпләренең төгәл үтәлүе сорала.

Казаннар юлга чыга алмаудан яки бөтенләй машинасыз калудан курка

Казан халкы мәхкәмә приставлары бурычлар өчен машинаны алып китәргә, җитешселекләр табылса, машинаның теркәү номерын салдырып аерым штраф мәйданына алып китәргә мөмкиннәр дип курка. Үзган тикшерүләрне онытмаган казаннар "Башланды!" дип социаль медиаларда курку, борчу тулы комментарлар яза.

Атна ахырында Казанда кайбер машина йөртүчеләргә телефон һәм Facebook челтәре аша кисәтү белдерүләре килде. Аларда машинаны ярамаган җирләрдә калдырмау, акчалата җәзаларны түләп бетерү киңәш ителгән иде. Бу хәбәрләрдә шулай ук әлеге "Тоннель" чарасының “юлларда машина санын киметү” максатында башлануы әйтелде.

Дүшәмбе көнне ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков, автомобильләр санын азайту турында мәгълүматны расламаса да, Казанда "Тоннель" чарасының дәвамлы булачагын белдерде. Кайбер мәгълүмат чаралары 20 июльдән көн саен тикшерүләр башланачагын хәбәр итә.

Шулай ук, 20 июльдән башлап юл хәрәкәте иминлеген сакларга Казан урамнарына күбрәк инспекторлар чыгарылачак, алар башка төбәкләрдән дә китерелә, диелә. Төгәл саны хәбәр ителми. Чемпионат башлангач, ачылу һәм ябылу тантаналары вакытында кайбер урамнарда хәрәкәт туктатылырга мөмкин, диде Новиков.

Машина йөртүче үзен ничек яклый ала?

Машина ияләре федерациясе төбәкара иҗтимагый оешмасы вәкилләре үзләренең интернет сәхифәсендә, тикшерүләр вакытында мөмкин хокук бозуларга каршы тору өчен үз киңәшләрен бирде.

Аерым алганда, алар нәрсә таләп итү кануный, нәрсә юк икәннен аңлатып бирә. Мәсәлән, медицина ярдәме тартмасы, каза хәлендә туктау билгесе, янгын сүндергеч булмаган өчен машины алып китү дөрес түгел, диелә анда.

Мәхкәмә приставларының юл инспекторлары белән уртак чаралар үткәрүе канунсыз, нинди дә булса җитешсезлек өчен, нигезсез ниндидер документлар таләп итсәләр, сәбәп табарга тырышып бәйләнсәләр, акча таләп итсәләр, видео яздырып, инспекторның күкрәк билгесе номерын язып, прокуратурага шикаять итегез, диелә әлеге белешмәдә.

XS
SM
MD
LG