Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан ягында сугышкан Ирек Хәмидуллин эше АКШ федераль мәхкәмәсендә каралачак


Вирджиния штатындагы федераль мәхкәмә Ирек Хәмидуллин "сугыш тоткыны" булырак хөкем ителә алмый дигән карар чыкарды.

Чыгышы белән Татарстаннан булган, элек Совет көчләре белән Әфганстанда сугышкан, анда калып сугышны Талибан ягында АКШка каршы дәвам иткән Ирек Хәмидуллин эшен АКШ федераль мәхкәмәсе алып барачак. Адвокатлар аның эшен Женева конвенциясе нигезендә “сугыш ветераны” буларак ватандашлар мәхкәмәсендә карауны сораган иде. Хөкемдар Хәмидуллинның террор оешмасы әгъзасе булуын, шуңа күрә сугыш кануннары белән хөкем ителергә хокукы булмавын белдерде.

50 яше тулып киткән Хәмидуллин 2009 елда Әфганстан чиге буенда кулга алынган. Аңа әфган полициясе ноктасына һөҗүм итүдә, террорчыларга ярдәм итүдә, американ хәрби очкычына һөҗүм итүдә һәм американ ватандашын үтерү омтылышында, барлыгы 15 гаепләү белдерелгән, ул аларның барысын да кире какты.

"Хәмидуллин 1980 еллар башында танк командиры һәм совет офицеры булган. 2001 елда Талибан башлыгы Мулла Өмәр тарафдарына әйләнгән", диелгән аны гаепләү белдерүендә. Мәхкәмә утырышы 27 июльгә билгеләнгән.

АКШның Гуантанамодагы төрмәсендә Чаллыдан Равил Минһаҗев утыра. Аны 2001 елда Пакыстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотканнар иде. Ул йортта элек “Әл-Каидә” вәкилләре яшәгән булган. Аңа рәсми гаепләү әле дә белдерелмәгән.

XS
SM
MD
LG