Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВУЗга керү өчен конгресс биргән юлламаның бер файдасы да юк


Абитуриентлар укырга кергәннәр исемлегеннән үзләрен эзли
Абитуриентлар укырга кергәннәр исемлегеннән үзләрен эзли

Төбәкләрдәге татар җәмәгатьчелеге югары уку йортларына кергәндә конгресс бирә торган юлламаның бер файдасы да юк, бу эшнең нәтиҗәле схемасы булдырылмаган дип әйтә.

Быел Чуашстанда мәктәпләрне уңышлы тәмамлаган укучылар Татарстандагы югары уку йортларына Дөнья татар конгрессы бирә торган юлламадан башка гына кереп карарга ниятләгән. "Барыбер бернинди дә файдасы юк аның", дип белдерә мәктәпне тәмамлаганнар.

Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов да бу юлламаның елдан-ел көчсезләнүен һәм соңгы ике-өч ел эчендә бөтенләй кирәксез бер кәгазьгә әйләнүен әйтә.

"Без, төбәкләр, бу эш башланганда, аны конгресс үз кулына алып, җайлап җибәрүенә бик шатланган идек. Министрлыклар белән сөйләшеп төбәкләрдәге татар балаларына да ниндидер квоталар бар дип аңлаган идек. Соңгы ике-өч ел эчендә конгресс биргән юлламалар эшләми. Бу юллама абитуриент, министрлык, югары уку йорты һәм конгресс арасында дүрт яклы итеп төзелә. Әмма бер-берсе белән килештерелмәгән булып чыга. Нәтиҗәдә, халык дүрт арада йөреп вакытын бушка үткәрә.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

Мин узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка читтән килгән асыл татар яшьләрен югалтабыз дип хат та язган идем. Кызганыч, аларны Казан үзенә җыеп эшләтеп җибәрә алмый. Узган ел безнең алтын медальгә бетергән авылдашларыбыз Казанга ничек килделәр, шулай китеп тә бардылар.

Гыйлемле татар балаларының күбесе хәзер Чабакчарда, Мәскәүдә һәм башка җирләрдә укый. Бу мәсьәлә җитди итеп эшләнмәгән. Конгресста Тәбризме (Яшьләр форумы җитәкчесе) яки Радик Муллагалиев (Чит илләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары) йөреп кенә булмый. Безнең Чуашстандагы татар яшьләре быел ул юлламаны алырга да тырышмый, барыбер эшләми диләр", ди Гыйбатдинов.

Конгресста төгәл саннар юк

Дөнья татар конгрессында Русиянең төрле төбәкләреннән килүчеләргә юллама әзерләү эшләре Чит илләр белән эшләү бүлеге урынбасары Радик Муллагалиев җитәкчелегендә башкарыла. Аның сүзләренчә, быел мәктәпне бетерүчеләр арасында Ульян, Сарытау, Башкортстан һәм Себердән юллама алырга теләүләрен белдерүчеләр бар. Мөрәҗәгать итүчеләр 100дән артык булган, аның 50ләбе әлеге дүрт яклы килешүне төзеп тә киткән. Муллагалиев та әлеге юлламаларның көче булмауны таный.

"Гарантияләрне хәзерге дөньяда беркем дә, беркайчан да, бернәрсәгә дә бирә алмый. Әмма бу юллама югары уку йортына керү мөмкинлеген бирә", ди Радик әфәнде. Азатлык аңа бу юлламалы яшьләрнең башкалар белән чагыштырганда өстенлеге нидә соң дигән сорауны юллады.

Радик Муллагалиев
Радик Муллагалиев

"Югары уку йортларында хөкүмәт тәкъдим иткәннәр өчен урыннар бар, ул максатчан (целевой) дип атала, әмма алар арасында да бәйге була, чөнки бу урыннар бөтен бюджет урыннарының 5-10%ын гына тәшкил итә. Бер белгечлеккә 20 урын булса, аның икесе генә максатчанга кала. Юллама белән ун кеше килсә, түбән баллылар төшеп кала", ди Муллагалиев.

Аның сүзләренчә, әлеге "максатчан" урыннарны чит төбәктән килгәннәр белән бергә төрле министрлыклар, хөкүмәт аша юллама алган татарстаннар да дәгъвалый. "Мисал өчен, мәгариф министрлыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына татарстаннар өчен 300 юллама бирә. Ә без, татар конгрессы чит төбәкләр белән эшлибез", ди Муллагалиев.

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгында төбәкара хезмәттәшлек бүлеге бар. Нигә бу бүлек чит төбәкләрдән укучыларны Татарстандагы уку йортларына кертү мәсьәләсен үз өстенә алмаган дигән сорау да туа. Муллагалиев фикеренчә, министрлык турыдан-туры татарстаннар белән генә шөгыльләнә ала.

Азатлыкка исемен күрсәтергә теләмәгән берәү, югары уку йортларына документлар кабул ителә башлагач та, төрле ВУЗларга президент аппаратыннан, хөкүмәттән, төрле министрлыклардан шалтыратулар ява башлаганын әйтә. Аның сүзләренчә, "Фәлән фәләновның туганы керә икән сезгә, юлламасы да бар аның, карап җибәрерсез әле", дигән сүзләр бу чор өчен гадәтигә әйләнә.

Азатлык Муллагалиевтан узган ел чит төбәкләрдән килгәннәр ничә юллама алган иде, аның ничәсе укырга керде дип тә сорады. Баксаң, конгресста бернинди дә хисап алып барылмый икән. "120-150 тирәсендә, төгәл генә әйтә алмыйм, килешү төзелгән иде. Мин 105 юлламаны кулларына тоттырып җибәргәнне беләм. Соңыннан алар керү-кермәүләрен безгә әйтмиләр", ди Радик әфәнде.

Конгресс шулай ук төбәкләрдән килгән яшьләрнең юллама белән укырга кереп, югары уку йортын бетергәч күпмесенең Татарстанда калганын да әйтеп бирә алмады.

Татарстанда Кытай татарларының юлларына ак җәймә

Русиянең төрле төбәкләреннән яшьләр Казанга белем алам дип ашкынып килеп, конгресс биргән кәгазьнең файдасы юк икәнне аңлап, югару уку йортларының ишек төбен таптаганда, Кытайдан ничә татар егете һәм кызы килсә, барсы да күңелләре теләгән белгечлеккә укырга кереп китә. Чөнки Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның аларны укырга алу турында махсус күрсәтмәсе бар. Муллагалиев сүзләренчә, бүген Казандагы югары уку йортларында Кытайдан 53 кеше белем ала. Араларыннан кайберләре, укуны булдыра алмаганга, Конгрессны мәшәкатьләп тә алган.

"Укуның авырлыгына чыдамыйча баш тартучылар да бар. Кайберәүләр, без булдырабыз дип, КНИТУның (элекке КХТИ) икътисад бүлегенә кереп, укый алмаганнары да бар. Соңыннан алар кире КФУның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә кайта", ди Муллагалиев. Аның сүзләренчә, Казан ВУЗларын бетергән кытай татарларының күбесе илләренә кайтып китә.

XS
SM
MD
LG