Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия "Боинг"ы корбаннарының туганнары Стрелковны мәхкәмәгә бирде


Игорь Гиркин - "Стрелков"
Игорь Гиркин - "Стрелков"

Шикаять итүчеләр Кремльне дә “җинаятьтә катнашучы” дип атый.

Украина күгендә бәреп төшерелгән Малайзиянең "Боинг" очкычында һәлак булган корбаннарның АКШтагы туганнары үзбилгеләнгән Донецки халык республикасының, янәсе, элекке "саклану министры" Игорь Гиркинны, аның тәхәллүсе Стрелков, мәхкәмәгә бирде.

The Daily Telegraph язуынча, бу шикаятьне 18 корбанных туганы имзалаган. Алар Стрелковны очкычка ут ачуны оештыруда гаепли. Алар фикеренчә, ул "бу гамәлне тормышка ашырырга фәрман биргән, йә бу гамәлгә этәргән, йә ракетаны җибәрүчеләр белән сүз куешкан булган".

Шикаять итүчеләр Кремльне дә "җинаятьтә катнашучы" дип атый. Алар фикеренчә, "Боинг"ны бәреп төшергән ракета Русиядән Украинага китерелгән.

Шикаять итүчеләр 900 миллион доллар түләнергә тиеш ди. "Бу шикаять акча өчен түгел, Гиркиннан җавап алып, Русия халыкара трибунал белән хезмәттәшлек итсен өчен аңа басым ясау”, дип белдергән басмага адвокат Флойд Уизнер.

"Малайзия һава юллары" "Боинг"ын 2014 елның 17 июлендә Украина өстеннән очып барганда атып төшерделәр. Рәсми тикшерү хисабы әлегә игълан ителмәде, әмма CNN телеканалы мәгълүматларына күрә, ракета Донецкидагы сепаратистлар контролендәге җирдән атылган. Бәйсез тикшерүчеләр "Боинг" Русиядән китерелгән "Бук" җайланмасыннан атылган ракета белән бәреп төшерелгән дип белдерә. Русия хакимиятләре 298 кеше һәлак булган бу казада нинди дә булса катнашы булуны кире кага.

XS
SM
MD
LG