Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питрәчтә җиргә феноллы сыеклык түккәннәр


Тикшерүчеләр белдерүенчә, ширкәт сыеклыкны Мәскәүгә алып китеп зарарсызландырасы урынга Питрәч районында түккән.

Татарстанның Питрәч районында 100 квадрат метрдан артык җирне агулы матдәләр белән пычрату очрагы ачыкланган. М7 "Волга" юлы янында экологлар тапкан сыеклыкта нефть калдыклары, фенол һәм формальдегид булган. Туфрактагы фенол рөхсәт ителгәннән 19,6 артык булып чыккан.

Татарстан тикшерү идарәсе хезмәткәре Андрей Шептицкий җинаять эше ачылганны белдерә.

Тикшерү фаразларына күрә, "Викинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бу куркыныч сыеклыкны Мәскәүгә илтеп зарарсызландырасы урынга, Питрәч районында түккән.

Быелның март аенда "Викинг" Казан башкарма комитеты белән 22 миллион сумлык килешү төзеп, узган ел Казанның Киров районы Воронино авылы янындагы күл кырыенда табылган сыеклыкны юк итүгә алына. Әлеге ширкәт бу куркыныч сыеклыкны Мәскәүдәге зарарсызландыру белән шөгыльләнүче ширкәткә итәргә тиеш була. Тикшерү 5,5 миллион аванс алгач бу сыклыкны Питрәч районындагы юлга түккән булырга мөмкиннәр дип белдерә. "Тимерхан" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт "Викинг"ка бу сыеклыкны Мәскәүгә итәргә тиеш була.

Казанда "Викинг" һәм "Тимерхан" дип аталган берничә ширкәт теркәлгән. Әмма тикшерү нәкъ кайсы икәнне ачмый.

Июнь аенда прокуратура Дөнья су спорты чемпионаты үтәчәк Татарстан башкаласындагы Казансу елгасына төрле оешмалар, ширкәтләрнең пычрак су агызуын фаш иткән иде.

XS
SM
MD
LG