Accessibility links

Кешелек Плутонны күрде


14 июль көнне NASA идарәсенең “Яңа офыклар” (New Horizons) дип аталган планетаара автомат станциясе Плутон планетасына якынаеп, аны өйрәнә башлады. Тарихта беренче тапкыр кешелек безнең Кояш системасының чигенә якынайды. Планетаны якыннан өйрәнү 9 көн дәвам итәчәк.

2006 елның гыйнварында NASAның “Яңа офыклар” (New Horizons) дигән планетаара автомат станциясе Җир шарыннан Плутонга юл ала. Очыш дәвам иткән тугыз ел эчендә Плутоннан “Кояш системасы планетасы” дигән мактаулы исем алына, ул системабызның кәрлә планеталарының берсе дип игълан ителә. Шулай да “Яңа офыклар” Кояш системасының чигенә таба очуын дәвам итте.

1930 елда Клайд Томбо тарафыннан ачылган Плутон турында бүгенгә кадәр бик аз билгеле. Яңа планета исемен Венеция Берни исемле 11 яшьлек кыз тәкъдим итә. Плутон – греклардагы җир асты алласы Аидның римлылардагы исеме. 1978 елда Плутонның иң зур иярчене – Харон ачыла.

1988 елда Койпер исемендәге һава обсерваториясе астрономнары беренче тапкыр Плутон атмосферасын өйрәнә. Планета өслегенең метан, азот һәм углерод бозларынан торганы ачыклана.

2006 елның 19 гыйнварында исә New Horizons станциясе Atlas V ракетасы белән очып китә. Станциядә җиде фәнни инструменттан тыш Клайд Томбоның көле дә бар. Шул ук елның 24 августында Халыкара астрономия берлеге Плутонны Кояш системасының планетасы итеп санаудан баш тарта. Шуннан бирле, Кояш системасында 8 планета бар, дип исәпләнә.

New Horizons нинди яңалыклар китерде?

Бу елның июлендә New Horizons, ниһаять, Плутонга якыная башлады. 11 июльдә килгән фотосурәтләрдә планетаның катлаулы геологиягә ия булуы күренә. Шул ук вакытта рельефта галимнәр әлегә аңламаган объектлар булуы да хәбәр ителә.

14 июль көнне исә New Horizons секундына 14 чакрым тизлек белән Плутоннан иң якын, 12,5 чакрым ераклыкта узды. Бу – тикшеренү эшләренең кульминацион ноктасы булып санала. Планетаны тирәнтен өйрәнү 9 көн дәвам итә. Тик тикшеренүләр 2020 еллар урталарында гына тәмамланыр, дип көтелә.

Плутон белән Харон ерактанрак шулай күренә
Плутон белән Харон ерактанрак шулай күренә

Бу тикшеренүләр барышында нәрсә билгеле булды соң? Астрономнар әйтүенчә, New Horizons миссиясе кысаларында кәрлә планетаның зурлыгын төгәл билгеләп булды. Моңа кадәр Кояш системасында иң зур кәрлә планета булып Эрида санала иде, хәзер исә бу исемне Плутон “яулады”.

Шулай ук Плутонның тыгызлыгы да элекке мәгълүматлар белән чагыштырганда азрак икән. Планета өслегендәге бозлар исә, киресенчә, шактый күбрәк. New Horizons шулай ук планетада метан барлыгын дәлилләде, рельефны тирәнтен өйрәнде, магнитосфера барлыгын тикшерде. Миссия дәвамында планетаның атмосферасы турында әһәмиятле мәгълүматлар туплана, өслек төзелеше өйрәнелә, Харон иярчене белән бәйләнеше тикшерелә.

New Horizons станциясе Плутонның барлык биш иярченен дә якыннан фотога төшерде. NASA Харонның беренче фотоларын 2013 елда ук алган иде, хәзер исә Һидра һәм Никта фотолары да алынды. Цербер һәм Стикс иярченнәренең булуы New Horizons ярдәмендә 2011 һәм 2012 елларда гына билгеле булды.

New Horizons миссиясе чыгымнары 600 миллион доллардан артык. Плутон белән Харонны өйрәнгәннән соң, станция Кояш системасы чигендәге башка вак җисемнәрне өйрәнәчәк.

“Җирнең Плутон белән "очрашуы" искиткеч әһәмияткә ия”

Плутон планетасын өйрәнү яңалыгы татар телле аудиторияне дә кызыксындырды. “Гыйлем” проекты әлеге вакыйгага махсус язма әзерләде. Анда Плутон тарихы һәм “Яңа офыклар” миссиясе турында кызыклы мәгълүматлар урын алган.

Айдар Шәйхи
Айдар Шәйхи

“Гыйлем” проектының авторы Айдар Шәйхи Азатлыкка бу вакыйганың бик әһәмиятле булуын хәбәр итте: “Плутонны кайчандыр X планетасы дип атаганнар. Инде аның барлыгы ачыклангач, аның турында мәгълүмат туплана башлагач та, ул, барыбер, серле планета булып кала бирде. 9нчы планета булудан туктагач, фән белән кызыксынучыларның игътибары артты гына аңа. Хәтерлим, безнең дәреслекләрдә Плутон турында планета дип, ә кулланма материалларда кәрлә планета дип язылганын күргәч, бик гаҗәпләнгән идем. Астрономия белән кызыксынуыма бер этәргеч тә булгандыр бу вакыйга, кем белә.

Җирнең Плутон белән "очрашуы" исә искиткеч әһәмияткә ия дип саныйм. Классик күк җисемнәре турында белемнәребез киңәйде, билгеле бер формага керде хәзер. Иң салкын планета тирәсендә сораулар һәрвакыт күп иде. Билгеле, аларның саны кимемәде хәзер, бәлки, киресенчә, арткандыр да. Ләкин без инде ниндидер нәтиҗәләр дә ясый алабыз, шунысы сөендерә.

New Horizons станциясе ясаган фотоларның үзенчәлекле роле бар. Интернетны шаулатты алар. Галәм белән кызыксынучылар санын арттырды. Димәк, дөньяның төзелешен белергә теләүчеләр күбәйде. Мәктәптә астрономия дәресләре бетерелгәч, гыйлемнең бу өлкәсенә игътибар беткән иде диярлек. Плутон исә яшьләрдә гыйлемгә омтылыш уятырга мөмкин.” дип белдерде Айдар Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG