Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны сыендырган Польшадагы татар җәмгыяте проблемнарга дучар булган


Гданьскидагы татар үзәге
Гданьскидагы татар үзәге

Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич кырымтатар качакларына урын тәкъдим итеп проблемнарга дучар булган. Ул Польшадагы “Кырым” вакыфын, килешүгә карамастан, акча түләмәүдә гаепли.

Быел февральдә Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымнан бер төркем мөслимәләр Польшага килеп урнашкан. Аларны андагы татар оешмасы сыендырган. Польшадагы “Кырым” фонды белән татар җәмгыяте арасында төзелгән килешү нигезендә, ут-су, газга акчаны әлеге вакыф, аерым алганда аның җитәкчесе Риза Асанов түләргә ышандырган. Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневичның Азатлыкка әйтүенчә, ул акчаны түләмәгән һәм берничә көн элек аңа утны өзү белән янаганнар.

“Анда барлыгы 15 кеше яши. Алар барысы да мөслимә хатын-кызлар һәм аларның балалары. Мин аларга татар мәдәни үзәге йортын бушка бирдем. Алар хәзер бик авыр хәлдә. Асанов ярдәм итәм дип вәгъдәләр бирде дә, сүзендә тормады. Хәзер 3,5 мең долларлык бурыч җыелган. “Кырым” фонды үз милләттәшләрен ташлады.

Ежи Шахуневич һәм Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев
Ежи Шахуневич һәм Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев

Ураза сәбәпле, мин бу мәсьәләгә ныклап тотынмадым. Хәзер, бәйрәмнән соң, мәхкәмәгә бирергә җыенам, чөнки Асанов барысын да минем җилкәгә төшереп калдырды”, ди ул.

“Кырым” фонды Facebookтагы битендә Шахуневичның белдерүенә карата үз фикерен җиткергән. Ул анда кырымтатар качакларын яклау өчен “100 көн” дигән программа булдырылуын яза. Ягъни 13 майга кадәр алар качакларга ярдәм итеп килгәннәр һәм шуннан соң инде алдан килешенгәнчә ярдәмне туктатканнар.

“Польша хөкүмәте аларга 119 доллар (6 мең 800 сумга якын) акча түли. Бу коммуналь хезмәтләрне капларга җитәрлек. Җитмәсә, Гданьскида барлык кырымтатарлар рестораннарга эшкә урнашты. Һәрбер гаиләнең уртача кереме 1000 долларга якын. Бу Польшадагы уртача хезмәт хакыннан да зуррак”, диелә вакыф белдерүендә.

Шахуневич бу белдерүгә көлеп карый. Аның сүзләренчә, бу мөслимәләр беркайда да эшләми.

“Риза Асанов хатын-кызларны үзләренә хезмәт итәрләр дип уйлады”, ди ул.

Шахуневич Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка да дүрт тапкыр мөрәҗәгать иткән.

“Ул бит сәясәтче һәм шул нигездә җавап бирә. Ә мин бит сәясәтче түгел, миңа иң мөһиме – кешеләр авырлык кичермәсен, рәнҗемәсен. Аларга вәгъдә иткәннәр икән, сүзләрендә торып булышсыннар. Асанов телефонын алмый. Акчасы җитмәве һәм түләмәячәге турында бер хат язды да качты. Минем дә аларга ярдәм итәргә акчам юк”, ди ул.

XS
SM
MD
LG