Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәлия&Радик Юльякшин: “Казанда беренче тапкыр клип төшердек”


Гүзәлия&Радик Юльякшин: “Казанда беренче тапкыр клип төшердек”
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Мәскәү һәм Уфада яшәп иҗат итүче автор-башкаручылар Гүзәлия белән Радик Юльякшин Казанда беренче тапкыр клип төшерделәр. Төшерү урыны – “Черек күл” паркы, чит төбәк кунаклары аны ошаттылар, әмма төзекләндерү кирәклеген әйттеләр.

Үтеп киткән атнада Казанның “Черек күл” паркында татар-башкорт эстрадасының билгеле автор-башкаручылары Радик Юльякшин (Elvin Grey) һәм Гүзәлия “Яныңа агылам” дигән җырларына клип төшерде. Аның сюжетында флешмоб та урын алды. 16 яшьтән өлкән казанлыларга анда төшү мөмкинлеге бирелде, төшерүчеләр дә башкаланың видеооператорлары иде.

“Ни өчен Казанда төшерергә булдыгыз?” дигән сорауга Гүзәлия: “Казанны яратабыз, шуңа. Ял итәргә киләбезме, әллә эшкәме, һәрвакыт шәһәрне сагынып кайтабыз. Ул көннән-көн матурая, үзгәрә. Мисал өчен, бүген клип төшергән паркта минем әле булган юк иде. Бик матур. Төзәтәсе җирләре бар, тик бу вакыт эше. Сокланып туймаслык шәһәргә әверелде Казан”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Радик Юльякшин: “Без һәрбер калада клип төшерәбез. Күптән түгел генә, мәсәлән, Уфада төшергән идек, Мәскәүдә шулай ук. Бүген менә Казанда. Гәрчә, бу шәһәрдә эшләгән юк иде әле” ди Башкортстанның билгеле яшь автор-башкаручысы.

Гүзәлия дә Радик та алга таба Татарстан башкаласына иҗади сәфәрләрен арттырачакларын әйттеләр. Монда аларның тыңлаучылары да, иҗады дуслары да елдан-ел арта башлаган.

XS
SM
MD
LG