Accessibility links

Мария Гайдар фондына грант акчалары бирелмәячәк


Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил башка илдә түрә итеп билгеләнүе сәбәпле, Мария Гайдар җитәкләгән фондка президент гранты бирелмәячәген әйтте.

Мария Гайдарның "Социальный запрос" фонды президент грантыннан баш тартуы турында гариза язган. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

Басма хәбәр итүенчә, бу хәл Гайдарның Украинаның Одесса өлкәсенә вице-губернатор итеп билгеләнүеннән соң, 17 июльдә үк билгеле булган.

Кичә Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы Элла Памфилова бәйге нигезендә җиңгән "Социальный запрос" фонды өч миллион сумга якын акчаны алмаячагын белдерде. Ул моны фондның җитәкчесе Мария Гайдарның башка ил түрәсе итеп билгеләнүе белән аңлатты.

"Социальный запрос" грант акчаларын "Ватандашлар журналистикасы үзәге"нә интернет ресурс булдыру һәм журналистларның белемен күтәрү өчен чаралар уздыруга тотмакчы булган.

XS
SM
MD
LG