Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Актауда “Саумысез, авылдашлар” бәйрәме үтте


Сәхнәдә Айдар Галимов җырлый
Сәхнәдә Айдар Галимов җырлый

Башкортстаннның Бүздәк районындагы киң билгеле татар авылы Иске Актауда “Саумысез, авылдашлар” исемле матур бәйрәм үтте. Аны шушы авылдан чыккан булдыклы эшмәкәрләр, бертуган Заһит һәм Илдар Вахитовлар оештырды.

Бу авыл милләтебезгә байтак атаклы шәхесләрне биргән. Шулар арасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Муллаян Халиков та бар. Ул 1921-1925 елларда Башкортстан АССРның халык комиссарлары советы рәисе, мәгариф һәм социаль тәэминат халык комиссары вазифаларын үти. Аннан Мәскәүдә җаваплы эшләрдә була. Әлеге авылдан шулай ук бихисап танылган укытучылар, табиблар, зур ширкәтләр җитәкчеләре дә чыккан.

Бүгенге көндә дә үзенең элекке данын югалтмый ул. Матур итеп тормыш көтәләр, милли рухны да саклыйлар Иске Актауда. Шушы көннәрдә генә биредә зур бәйрәм оештырылды. “Саумысез, авылдашлар!” исемле бәйрәмгә чит якларда яшәүчеләр дә кайтып рәхәтләнеп аралаштылар, күңел ачтылар.

Иске Актау авылы табигатьнең иң гүзәл почмакларының берсенә урнашкан. Авылны икегә бүлеп саф сулы Көязе елгасы ага. Ә инде ял урыны өчен иң кулай булган матур таулары аеруча сокландыра. Нарыштау исемлесе турында төрле риваятьләр дә йөри халык телендә. Балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирә торган мәктәбе дә, матур мәчете дә бар. Туган төбәк тарихы белән кызыксынучылар да мәгълүматлар туплауны дәвам итә.

Билгеле язучы Гали Гатауллин бу авыл турында “Актауга кайтам әле” исемле китап та нәшер иткән. Актауга багышлап матур җыр да иҗат ителгән. Бүгенге көндә бу авыл биләмәсенә тагын 9 авыл керә. Алар бүгенге көндә “Бүздәк” агрофирмасы карамагында.

Һәр төбәкнең данын аның уңган-булган шәхесләре күтәрә. Иске Актауда да бар андый асыл затлар. Авылның абруйлы кешеләре Рифкат ага белән Әнүзә апаның уллары Заһит һәм Илдар Вахитовлар да шулар исәбеннән. Заһит әфәнде Испаниядә яшәп эшкуарлык белән шөгыльләнә. Илдар әфәнде Уфада бер ширкәткә җитәкчелек итә. Икесе дә читтә яшәсә дә, туган авылларын бер генә көнгә дә истән чыгармый алар. Кулдан килгәнчә, һәртөрле ярдәмне дә күрсәтеп торалар. Быел икенче тапкыр “Саумысез, авылдашлар!” бәйрәмен дә нәкъ менә алар оештыра.

Илдар (с) һәм Заһит (у) Вахитовлар
Илдар (с) һәм Заһит (у) Вахитовлар

”Саумысез, авылдашлар” бәйрәмен бертуган Вахитовлар киң колачлы һәм зәвыклы итеп оештыра. Аның “Җырлап яшик туган җирдә” дип исемләнүе дә тирән мәгънәгә ия. Тантанага фатиханы авыл имамы Фәрит хәзрәт бирә. Бәйрәмне оештыручы Заһит Вахитов исә “бер күрешү үзе бер гомер” дип авылдашларына ихлас котлауларын җиткерә. Бәйрәмнең мәдәни програмы бик бай. Уфадан танылган җырчы Айдар Галимовның, “Нур” театры актрисасы, җырчы Гөлназ Биктимерованың да килүе аның эчтәлеген тагын да баета. Урындагы һәвәскәр артистлар да кимен куймый. Моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бәйрәм рухын күтәрә. Чит төбәкләрдән кайткан якташлар өчен зур вакыйга бу.

Татарстанның атказанган рәссамы Рабис Сәлахов Иске Актауда туган, Әлмәт шәһәрендә яши. Бу бәйрәмгә гаиләсе белән шатланып кайткан ул. Аның сүзләренчә, хәзер күп авыллар тарала, сүнә башлады. “Элек колхозлар булганда авыллар ничек тә яши иде, хәзер исә авылларыбыз әнә шул Вахитовлар кебек булдыклы егетләр ярдәменә генә өмет тота ала”, ди ул.

Бәйрәм көн озын диярлек дәвам итә. Биредә сәхнә һәм тамашачылар дигән аерма юк. Сәнгать осталарынң дәртле җырлары авылдашларны да рухландыра. Артистларга кушылып җырлыйлар да, оста итеп биеп тә китәләр.

XS
SM
MD
LG