Быел Әлки районының берничә авылында балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ябылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Төгәлбәй, Яңа Чаллы, Каракүл авылларында бакчага йөртергә балалар юк, ә Югары Кәчидә, әлегә сабыйлар булса да, ата-аналар бакча өчен бәяне кыйммәт санап, нәниләрен өйдә тотуны өстен күрә икән.