Accessibility links

Татарстан су спорты беренчелегенә тулысынча әзер булуы турында белдерә


"Казан-Арена" стадионында Дөнья беренчелеге алдыннан үткән өйрәнүләр, 18 июль, 2015 ел.
"Казан-Арена" стадионында Дөнья беренчелеге алдыннан үткән өйрәнүләр, 18 июль, 2015 ел.

Cпорт проектлары Башкарма дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров, хөкүмәттә чыгыш ясаганда әзерлек эшләренең тәмамлануы хакында белдергән

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта кунакларга кайбер өстәмә уңайлыклар тудыру өстендә генә эшләр дәвам итә.

Элегрәк Казансу ярында биектән сикерү җайланмалары корылды, "Казан-Арена" стадионында ярышлар өчен бассейн ясалды, кунакларны урнаштыру өчен башкалады күпчелек кунакханәләр җәлеп ителде, европа, милли һәм хәләл төрдәге ашамлыклар белән ашханә корылды.

Төрле илләрнең су спорты федерацияләре Казанга килеп урнаша башлады. Су спортыннан XVI дөнья беренчелегенә Казанга барлыгы 190 илдән 2500 дән артык спортчы киләчәк.

Ярышларны карарга теләүче тамашачы өчен 450 мең билет чыгарылган, аларның 160 меңе сатылган, дип хәбәр ителә.

Шул ук вакытта интернетта су спорты чемпионатына билет алу шактый кыен булуы, озын чаратлар булуы хакында тәнкыйтьләр агыла.

Су спорты XVI дөнья беренчелеге Казанда 24 июльдә башланып, 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук, Казанда 6 – 16 август көннәрендә “Мастерс” төрендәге халыкара су спорты ярышлары үтәчәк. Анда 74 илдән 2769 спортчы килүе көтелә.

XS
SM
MD
LG