Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә кибетләрдә урлау арткан


Русиядә кибетләрдән урлаулар 2013 ел белән чагыштырганда 68%ка арткан.

2014 елда Русиядә кибетләрдә 930 миллион сумлык тауар урланган. 2013 ел белән чагыштырганда бу 68%ка күбрәк. Бу хакта "Известия" газеты Федераль салым хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Иң күп урлаулар Мәскәүдә, бөтен илнең 55%н тәшкил итә дип белдерелә. Аннан соң Красноярски һәм Свердлау өлкәләре килә.

Салым хезмәте Төньяк Кавказда һәм Ерак Көнчыгышта урлаулар юк диярлек дигән мәгълүмат бирә.

Соңгы арада Русиядә кибетләрнең "мөмкин" каракларны тоту очраклары фаш ителә башлады. Сиксән бер яшьлек Рауза Галимова 2015 елның февралендә Кронштадтта полиция бүлегендә йөрәге тотып үлде. Полициягә аны "Магнит" кибетеннән алып киткәннәр. Кибет сакчылары әбине өч кап ак май урлауда гаепләде. Прокуратура, ул көнне булган хәлнең видеоязмасын караганнан соң, "Галимова ул продуктларның кибет арбасында сумкасы астында ятканын күрмәгән булырга мөмкин", дигән нәтиҗә ясаган иде.

XS
SM
MD
LG