Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казарма җимерелүдә яраланган Рөстәм Нәбиевнең аякларын кискәннәр


Рөстәм Нәбиев
Рөстәм Нәбиев

Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә яраланган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиевнең ике аягын да кискәннәр. Аның белән бер һоспитальдәге тагын ике Башкортстан егетенең хәле яхшыра.

Омскида казарма түбәсе җимерелү нәтиҗәсендә яраланган өч Башкортстан егете Мәскәүдәге Бурденко исемендәге һоспитальдә ята. Дәваланучыларның берсенең ике аягын да кискәннәр. Ул Чакмагыш районыннан чакырылган Рөстәм Нәбиев. Егет шушы көннәрдә генә аңына килгән. Хәрбинең әтисе Илгиз Нәбиев сүзләренә караганда, улы авыр хәлдә. Егеткә ярдәм итү өчен акча җыю башланды.

Мәскәү һоспиталендә яткан калган ике егет Стәрлетамак шәһәреннән Владимир Петров һәм Зианчура районыннан Илнур Каундыков. Аларның хәле яхшыра баруы әйтелә. Бу хакта алар социаль челтәрләр аша хәбәр итте.

Һәлак булган 18 хәрби арасында хезмәткә Башкортстаннан алынган биш егетнең булуын хәбәр иткән идек. Алар: Салават районыннан Рөстәм Шәйхуллин һәм Ранис Алтынбаев, Сибайдан Рөстәм Юмагулов, Чакмагыштан Фидан Мамлиев һәм Белореттан чакырылган Вадим Нафиков. Аларны күптән түгел туган якларына алып кайтып җир куенына тапшырдылар.

Түбән Новгородның Омскидагы бу казарманы төзегән “Ремэкстрой” ширкәте Уфада да эшләгән булган. Алар башкаланың Затон бистәсендә хәрби бүлектә 133 фатирлы йорт һәм тагын бер бина белән корылма төзегән булган. Якын араларда бу биналарның сыйфатын тикшерәчәкләр.

XS
SM
MD
LG