Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскидагы казарма җимерелүнең беренчел сәбәбе игълан ителде


Русия саклану министры Сергей Шойгу бина сыйфатсыз төзелгән, начар төзекләндерелгән дип белдерә.

12 июльдә Омскида җимерелеп 24 хәрбинең гомерен өзгән казарма 1975 елда сыйфатлы итеп төзелмәгән һәм 2013 елда дөрес итеп төзекләндерелмәгән. Бу хакта Русия саклану министры Сергей Шойгу белдерде.

Аның сүзләренчә, бинага терәк булган конструкцияләр 40 ел эчендә юылган, ә соңгы төзекләндерү вазгыятьне катлауландырган гына.

Хәрби һава көчләренең 242нче уку үзәге җимерелеп 42 кеше җимерекләр астында калды, аның 24 һәлак булды.

Һәлак булган хәрбиләр арасында Башкортстаннан алынган биш егет тә бар. Мәскәүдәге Бурденко исемендәге һоспитальдә дәваланучы өч башкортстанлының берсе – Чакмагыш районыннан чакырылган Рөстәм Нәбиевнең аягын кистеләр.

XS
SM
MD
LG