Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЮВТ-Аэро" очкычлары Казаннан Мәскәүгә оча башлады


"Казан" һава аланы
"Казан" һава аланы

Җомга Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте очкычлары Мәскәүгә оча башлады. Очышлар һәр көнне якшәмбедән кала иртән һәм шимбәдән кала кичен булачак.

"ЮВТ-Аэро" 30 июльдән атнага өч тапкыр Петербурга, 7 августтан атнага ике тапкыр Акмәчеткә, 8 августтан шулай ук атнага ике тапкыр Сочига оча башлаячак. Чиләбе һәм Новосибирскига да очу планлаштырыла.

17 июльдә "ЮВТ-Аэро" яңа һава ширкәте буларак Бөгелмәдән Мәскәүгә оча башлады. 2015 елның 8 июлендә бу ширкәт сертификат, 15 июльдә очышларга лицензия алды.

Ширкәт җитәкчесе Петр Турбаев Азатлыкка очкычларда татар, инглиз һәм рус телләре тигез яңгыраячак дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG