Украина чик буе дәүләт хезмәте Донецки өлкәсендә корал төялгән машина тоткарлануын һәм аны Русия армиясе майоры йөртүен белдерә. Машинада үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" вәкиле дә булган.
Украина чик сакчылары ядрәләр һәм гранатлар төялгән машинаны 25 июль кичендә "Березовое" тикшерү капкасында тоткарлаган. Тоткарланучыларның берсе, ул үзен Русия армиясендә хезмәт итүче майор дип белдергән һәм Украинага март башында килүен әйткән. Ул үзен Овсянников фамилияле дигән, әмма, аның сүзләренчә, бу аның чын фамилиясе түгел, Донбасска җибәргән вакытта бу фамилияне биргән булганнар. Ир-атның чын исеме хәбәр ителми.
"ДНР"да Русия хәрбие белән йөк машинасын тоткарлауны "украин махсус хезмәте куйган тамаша" дип бәяләделәр. Сепаратистлар "Русиядән бернинди корал алганнары булмауны һәм хәзер дә алмауларын" белдерә.
2015 елның май аенда Луһански өлкәсендә Русиянең ике ватандашы Евгений Ерофеев һәм Александр Александров тоткарланган иде. Алар үзләрен Русия хәрбиләре дип әйтте. Әмма Русия саклану министрлыгы тоткарланган вакытта Ерофеев белән Александров хезмәт итми иде инде дип белдерде.