Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дөнья су спорты чемпионаты дәвам итә

Казанда Су спорты дөнья чемпионаты дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

26 июльдә Казанда 16нчы тапкыр оештырылган Су спорты дөнья чемпионаты дәвам итте. Казан-Аренада синхрон йөзү ярышлары үтсә, су спорты төрләре сараенда исә суга сикерү ярышлары оештырылды.

Казан-Аренада иртән һәм көндез синхрон йөзүдә хатын-кыз дуэтлар һәм хатын-кыз төркемнәренең сайлап алу ярышлары үтте. Бу сайлап алуларда Русия хатын-кызлары такымнары төгәл чыгышлары белән аералап торды. Шунысын да әйтергә кирәк, Русия синхрон йөзүчеләре төркемендә Лилия Низамова исемле татар кызы да чыгыш ясады.

Төштән соң исә хатын-кыз дуэтлар арасында финал ярышлары үтте. Алдан көтелгәнчә, 95,5 балл җыйган Русия такымы кызлары Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина беренче урынны алды. Икенчедә 93,3 балл җыйган Кытай, өченчедә 92 балл белән Япония кызлары.

Быел Дөнья чемпионатларына беренче тапкыр кертелгән ир-ат һәм хатын-кызлар катнаш синхрон йөзү дуэтында исә, аз гына аерма белән АКШ җыелмасы Русиянең Александр Мальцев һәм татар фамилияле Дарина Вәлитова парын артта калдырып тарихта беренче тапкыр бу төрнең җиңүчесе булды. Бронза исә Италия парына эләкте. Финалга чыгып болай да зур уңышка ирешкән Төркия җыелмасы исә ахыргы алтынчы урында калды.

Спортның су төрләре сараенда исә, иртән ир-атлар арасында 10 метрдан сикерү һәм хатын-кызлар арасында 1 метрдан сикерү буенча сайлап алу ярышлары үтте. Кичен исә, ир-атлар 10 метрдан синхрон сикерү буенча финалда ярышты.

Бу төрдән ярышуда Русия такымыннан тагын бер татар фамилиле спортчы Виктор Миңнебаев һәм Роман Измайлов уңышка ирешеп бронза медаль яулады. Икенче урында мексикалы Иван Гарсиа һәм Герман Санчес, ә алтын медальгә исә зур аерма белән көндәшләрен артта калдырган Кытай спортчылары Чэнь Айсэнь һәм Линь Юэ лаек булды.

Казанда Су спорты чемпионаты дәвам итә

Чемпионатның йөзү һәм синхрон йөзү ярышлары үтә торган Казан-Арена стадионы
1/25 Чемпионатның йөзү һәм синхрон йөзү ярышлары үтә торган Казан-Арена стадионы
Синхрончы кызлар
2/25 Синхрончы кызлар
Синхрон йөзү такымы чыгышы
3/25 Синхрон йөзү такымы чыгышы
Чемпионатта катнашучы илләрнең байраклары
4/25 Чемпионатта катнашучы илләрнең байраклары
Араларында татар кызы да булган Русия синхрон йөзү төркеме ярыш башланыр алдыннан
5/25 Араларында татар кызы да булган Русия синхрон йөзү төркеме ярыш башланыр алдыннан
Синхрон йөзүдән бер күренеш
6/25 Синхрон йөзүдән бер күренеш
Русия синхрон йөзү төркеме исемлеге
7/25 Русия синхрон йөзү төркеме исемлеге
Синхрон йөзүчеләр
8/25 Синхрон йөзүчеләр
Синхрон йөзү ярышыннан бер мизгел
9/25 Синхрон йөзү ярышыннан бер мизгел
Су өстендә биюче кызлар
10/25 Су өстендә биюче кызлар
Су спорты төрләре сараенда бер метрдан сикерергә әзерләнүче спортчы
11/25 Су спорты төрләре сараенда бер метрдан сикерергә әзерләнүче спортчы
Суга сикерүче спортчы
12/25 Суга сикерүче спортчы
Суга сикерүче спортчы
13/25 Суга сикерүче спортчы
Хөкемдарлар һәм спортчы кыз
14/25 Хөкемдарлар һәм спортчы кыз
Ярыш вакытында вертикаль рәвеш алган спортчы
15/25 Ярыш вакытында вертикаль рәвеш алган спортчы
Суга сикерергә әзерләнү
16/25 Суга сикерергә әзерләнү
Ярыштан бер күренеш
17/25 Ярыштан бер күренеш
Суга сикерү ярышын күзәтүче тамашачы
18/25 Суга сикерү ярышын күзәтүче тамашачы
Су спорты төрләре сарае
19/25 Су спорты төрләре сарае
Чемпионатка багышлап чыгарыла торган урыс һәм татар телендәге газет
20/25 Чемпионатка багышлап чыгарыла торган урыс һәм татар телендәге газет
Инглиз һәм урыс телләрендә язылган юл күрсәткечләр
21/25 Инглиз һәм урыс телләрендә язылган юл күрсәткечләр
FINA паркында су бөртекләренә сокланучы бала
22/25 FINA паркында су бөртекләренә сокланучы бала
Синхрон йөзүнең парлы төрендә чыгыш ясаучылар
23/25 Синхрон йөзүнең парлы төрендә чыгыш ясаучылар
Синхрон йөзүдә кызлар дуэты
24/25 Синхрон йөзүдә кызлар дуэты
Синхрон йөзүдә җиңгән кызларны бүләкләү тантанасы
25/25 Синхрон йөзүдә җиңгән кызларны бүләкләү тантанасы
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG