Accessibility links

Балтачта мөселман балаларның сигезенче бөтенрусия Сабантуе узды


Балтачта мөселман балаларның бөтенрусия Сабантуе
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Әлеге Сабантуйда өч меңнән артык кеше катнашты. Бәйрәмне Татарстан Диния нәзарәте Балтач районы мөхтәсибәте белән оештырды. Биредә беренче тапкыр район башлыгы да катнашты, ат чабышлары да оештырылды.

Быелгы бәйрәмне дә аның төп оештыручысы, Борбаш авылы имамы, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ачып җибәрде. Ул мөселман балалар өчен шушы төбәктә шушындый Сабантуйның инде сигезенче тапкыр оештырылуын билгеләп китте. Барча катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң инде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирелде.

Быел мөселман балалар Сабантуе үткәрелә торган урыннарны, мәйданны, якын-тирәдәге чишмәләрне бик яхшылап тәртипкә китергәннәр, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга ком, ташлар да җәйгәннәр. Тау юллары да тәртипкә китерелгән. Менә шул эшләрне башкарган хезмәтчәннәргә, акчалата ярдәм күрсәткәннәргә мөфти Камил хәзрәт, казый Җәлил хәзрәт һәм Балтач районы хакиме Рамил Нотфуллин бүләкләр дә тапшырды.

Сабантуйның башында ук Җәлил хәзрәт “Килгән кунакларның һәм катнашучыларның башларында түбәтәй, яулык булырга тиеш”, дип берничә тапкыр искәртү дә ясады. Чыннан да, биредә баш киемсез кешеләр бармак белән генә санарлык булгандыр. Сабантуй тантанасы балаларның Коръән, догалар укулары, өлкәннәрнең мөнәҗәтләр әйтүләре, җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Аннан инде мәйданга бәйрәмчә итеп бизәлгән атлар керде. Арбаларга утырган гармунчылар җыр-бию көйләрен башлый. Кайсыдыр Җәлил хәзрәтне биюгә дә чакыра. Ә ул ялындырып тормый, чапаннарын җилфердәтеп биеп тә җибәрә.

Шушы чаралар барышында ук мәйдан уртасындагы келәмнәрдә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар көрәшә башлады. Аларны тора-бара малайлар, яшүсмерләр алыштыра торды. Көрәшкә башка төрле ярышлар да өстәлде.

Сабантуен алып баручының “Хәзрәтләр, имамнар өчен капчык киеп йөгерү ярышлары башлана. Әзерләнә торыгыз”, диюе биредә беренче генә тапкыр булучыда елмаю хисләре дә уяткандыр. Мондый Сабантуенда еш булучылар бу сүзләрне колак артыннан гына уздырып җибәрделәр. “Хәзер хәзрәтләр чүлмәк вата, алардан соң абыстайлар һәм балалар да әзерләнә торсын” дигән сүзләр дә алда әйтелгәнчә кабул ителгәндер.

Балалар төрле тарафларда төрле ярышларда үз осталыкларын күрсәткәндә, зурлар да кимен куймый. Балтачтан Шамил Авзалов җилкәсенә өч көянтәдә алты чиләк суны күтәреп мәйданны әйләнеп чыга. Өстәвенә шул алты чиләк суы белән биеп тә күрсәтә. Тамашачы шау-гөр китереп кул чаба. Балтач каратэчылары да шаккаттыра. Яшүсмерләрнең капчык сугышы да, картларның келәмгә чыгып бил алышулары да игътибар үзәгендә тора. Тәкә “яшь бабай” Ринат Шәфигуллинга бирелә. Хәзрәтләрнең, хатын-кызларның кул көрәштерүләрен дә кызыксынып күзәттеләр. Ә менә әби кешеләрнең оныкларын арка кочтырып йөгерүләре үзенә күрә тагын бер кызык булды.

Сабантуенда җиңүләр, алдынгы урыннар яулаучылар күп булды. Яшүсмерләр арасында көрәштә баш батыр исеменә Рөстәм Сибагатуллин лаек булды. Ул Татарстанда билгеле шәхес Фатыйх Сибагатуллинның улы. Атлар ярышында арчалар өстенлек итте.

Күпсанлы ярышлар барышында без үзебез ишеткән һәм язып алырга өлгергән тагын кайбер җиңүчеләрнең исемнәрен дә атап китик. Мәсәлән, Сабадан Борһанова Ләйсән йөгерештә беренче булды. Кул көрәшендә яшүсмерләр арасында Балтачтан Исрафилов Ильяс өченче, Сабадан Миңнеханов Илнар икенче, Яңгул авылыннан Рафисов Илназ беренче була. Шушындый ук көрәштә кызлар арасында Кукмарадан Гүзәл Галиева беренче кала. Бу көнне җиңүчеләр исемлегендә Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Актаныш, Мамадыш, Питрәч, Мари Иленең Бәрәңге районы, Киров өлкәсе Малмыж шәһәре, Ульян өлкәсе авылларыннан, башка бик күп төбәкләрдән җиңүчеләр, катнашып бүләкләр алучылар барлыгы күренде.

XS
SM
MD
LG