Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:50

Бакуда Сабантуй бәйрәме

26 июль көнне Сураханах авылында, Хәйдәр Алиев исемендәге паркта Баку татарлары Сабантуй бәйрәменә җыелды. Чараны Татарстанның рәсми оешмалары ярдәмендә "Яшьлек" Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге оештырды. Cабантуйда бер меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә.

Рәсми ачылыш тантанасында Русия илчелеге киңәшчесе Олег Мурашев, Татарстан исеменнән ватандашлар хәлен теркәү хөкүмәт идарәсе башлыгы Албина Шәвәлиева, Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиле Алфред Закиров, "Яшлек" Азәрбайҗан татар яшьләр үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Сабантуй бәйрәмендә капчыкта сикерү, аркан тартышу, көянтә белән йөгерү кебек ярышлар үткәрелде. Күп гасырлардан килгән гадәт белән Сабантуй батырына бәрән бирелде.

Тамашачылар хозурына җирле татар яшьләре һәм Казаннан килгән атаклы җырчылар Илсаф, Дилә Нигматуллина, чыгышы белән Бакудан булган Петербурдагы Мария театры җырчысы Тимур Абдикеев үз җырларын тәкъдим итте.
күбрәк күрсәт

Баку Сабантуенда Азәрбайҗан, Русия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады. Татарстан рәсми вәкиле республика президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды.
1

Баку Сабантуенда Азәрбайҗан, Русия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады. Татарстан рәсми вәкиле республика президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды.

Сабантуйны оштыручылар илдә төрле милләт вәкилләре яшәгәнен күрсәтергә теләгән
2

Сабантуйны оштыручылар илдә төрле милләт вәкилләре яшәгәнен күрсәтергә теләгән

3
4
Казаннан килгән танылган җырчы Илсаф җирле татар активистлары белән
5

Казаннан килгән танылган җырчы Илсаф җирле татар активистлары белән

6
7
Баку Сабантуе батырына бирелгән бүләк
8

Баку Сабантуе батырына бирелгән бүләк

9
10
11
12
13
14
Азәрбайҗан татар милли хәрәкте активисты Әмин Рамазанов җирле каналга интервью бирә
15

Азәрбайҗан татар милли хәрәкте активисты Әмин Рамазанов җирле каналга интервью бирә

XS
SM
MD
LG