Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оештыручылар: Мәскәү яклы көчләр Анкарада кырымтатар конгрессын өзә алмаячак


Дөнья кырымтатар конгрессын оештыручыларның берсе – Нукремин Шахин Кырымдагы Русия яклы хакимиятләр һәм Кремль яклы оешмаларга чараны өзү мөмкин булмаячак дип белдерде.

Анкарада Дөнья кырымтатар конгрессын оештыручыларның берсе – "Кырым төрекләренең мәдәнияте һәм бердәмлеге" оешмасы рәисе Нукремин Шахин, Кырымдагы Русия яклы хакимиятләр һәм Кремль яклы оешмаларга 1-2 августта Анкарада үтәчәк чараны өзү мөмкин булмаячак дип белдерде.

Шахин шулай ук Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов җитәкчелегендәге иҗтимагый оешманың Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгатенә карата да үз фикерен белдерде.

"Без аларның мондый белдерүләр ясаячагын белдек. Аларның Эрдоганга мөрәҗәгатенең бернинди әһәмияте дә юк. Корылтай үткәрүгә бу мөрәҗәгать бернинди дә тәэсир ясый алмаячак", ди Шахин.

Аның сүзләренчә, Русия яклы хакимиятләр ярымутрауда яшәүче кырымтатарларга басым ясарга мөмкин, әмма аларның конгрессны булдырмый калырга көчләреннән килмәячәк. Шахин 180 иҗтимагый оешманың конгресста катнашу теләге белдерүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG