Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт" җәйләве Болгарда яшь "милләттәшләр"не җыйды


"Милләт" җәйләве Болгарда яшь "милләттәшләр"не җыйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

28 июльдә тантаналы төстә Болгар җирендә "Милләт" балалар җәйләве ачылды. Монда 70ләп яшь "милләттәш" җыелды, баллар бер атналап миллидерлар (әйдаманнар) карамагында булачак. Аларны татарның билгеле шәхесләре Рәмиевлар, Мөштәриләр үрнәгендә тәрбияләмәкчеләр.

Болгарда Татарстанның һәм Русия төбәкләреннән җиелган 70ләп 8-16 яшьтәге татар балалары һәм яшүсмерләр өчен “Милләт” җәйләве эшли башлады. “Ярдәм” вакыфы белән берлектә “Милләт” яшьләр үзәге оештырган алан 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу дәвердә балалар татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнеп, музейларда булып, археологик казу эшләре белән танышып, милләт тарихын якыннан өйрәнергә тиеш. Балалар өчен күренекле шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар да каралган.

Җәйләүне ачу тантанасына балалар үзгә хәрәкәт-сәламләүләр әзерләргә тырышкан. Килгән кунакларны кул чабулар, ачык йөз һәм концерт номерлары белән каршы алдылар.

Рәсми ачылышта Спас районы башлыгы Камил Нугаев яшүсмерләргә Болгарның Русия өчен мөһим тарихи урын булуын әйтте.

“Болгарда 922 елда Ислам дине кабул ителгән. Бу тарихи урын. Күп кенә патшаларыбыз да шушы җирдә булган. 2012 елда ил президентыбыз Владимир Путин да Болгар белән танышты. “Яңарыш” корпусы төзелгәндә республикабызның беренче президенты Миңтимер Шәймиев әлеге тарихи урын торгызуга зур өлеш кертте. Болгарның Юнескога кабул ителү дә барыбыз өчен шатлыклы, сөенечле хәбәр”, диде район башлыгы.

Оештыручылар әйтүенчә, аланның максаты - балаларны шәхес буларак тәрбияләү, сәләтләрен ачу, үстерү, милли лидерлар әзерләү. Җәйләүнең “Милләт” дип аталуы да шуңа бәйле дип аңладык.

“Ярдәм” вакыфы рәисе Илдар Баязитов балаларны белем алырга өндәде. “Башка елларда Болгар җиренә үзегез белән дусларыгызны да алып килегез, аларга да алан турында сөйләгез! Күбрәк белем алып калырга тырышыгыз”, диде ул.

Яшь милләттәшләр белән очрашуга килгән физик мөмкинлекләре чикле шагыйрә Лилия Сәлахетдинова балалар өчен махсус милләтпәрвәр шигырен укып, Болгарны хәтерләрдән торгызылган тарих дип атады.

“Милләт” җәйләвендә Франция кунагы, журналист Жанна Баярның баянга кушылып, татар телендә махсус җыр башкаруы да тәэсирле, истә калырлык чыгыш булды.

“Безнең “Милләт” җәйләвендә балалар өч төркемгә бүленгән: милләтебезгә зур өлеш керткән эвмщик Бәшир Рәмиев, татарның билгеле математигы Мөштәриев, тарихчы Миркасыйм Госмановлар исемнәре бирелде. Җәйләү урамнары да төркемнәр исемен йөртә. Мондый исемләү юктан түгел. Әлеге шәхесләр балалар өчен үрнәк буларак сайланды”, ди тарих фәннәре кандидаты, “Милләт” җәйләве миллидеры (мөдире, төп әйдаманы) Динар Шәмсетдинов.

“Милләт”нең ачылу тантанасында галим, филологик фәннәр докторы Хатыйп Миңнегулов Болгарны төрле яклап торгызылуын хуплавын, аңа карата искәрмәләрен белдерде.

“Кайберәүләрнең татар тарихын әлеге җир белән генә чикләп караулары белән килешеп бетмим. Болгар татарны барлыкка китерүдә мөһим компонент”, ди ул. Хатыйп әфәнде “Милләт” кебек тарихи җирдә урнашкан аланда балаларның әхлакый, инсани яктан үсеш кичерү ихтималы зур дип саный.

XS
SM
MD
LG