Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә чикләүләрне киңәйтте


Кушма Штатлар Русиянең һәм Украинаның физик һәм юридик затларына өстәмә чикләүләр кертте.

АКШ финанслар министрлыгы өстәмә чикләүләрнең 15 кешегә һәм ширкәткә кертелгәнен хәбәр итә. Сүз моңа кадәр кертелгән АКШ чикләүләрен әйләнеп үтәргә теләгән Русия эшмәкәрләре Геннадий Тимченко һәм Борис Ротенбергка (Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләр) кагылган физик затлар, ширкәтләр һәм шулай ук "Калашников" концерны турында бара.

Исемлеккә Украинаның элекке президенты Виктор Янукович режимы вакытында эшләгән дүрт түрә дә кертелгән. АКШ хакимияте алар Украина бюджетын урлауда катнашучылар дип белдерә.

Алты порт белән идарә итүчеләргә дә финанс чикләүләре кертелә, берсе - Русия аннексияләгән Кырымда. Аларның АКШ юрисдикциясендә булган активлары бикләнгән, американ ватандашларына алар белән хезмәттәшлек тыела.

АКШның финанс министрлыгы бу яңа чикләүләрнең максаты Украина көнчыгышында низаг тудырып халыкара хокукларны бозган Русиягә басым ясауны дәвам итү дип белдерә.

XS
SM
MD
LG