Accessibility links

Дөньяга "Кырмыска-кеше" кирәкме?


Киң прокатта “Кырмыска-кеше” дип аталган фильм бара. Елына Marvel ширкәтенең супергеройлар турында 3-4 фильмы чыкса да, бу фильм да уңышлы булып саналды. Дөнья буйлап прокатта $250 млн. җыелды.

Marvel студиясенең уникенче фильмы трейлеры чыгуга ук тамашачыларны исеме белән каушатты. Ни өчен дисәң, һәркемгә таныш “Үрмәкүч-кеше” фильмнарына пародия булып тора кебек. Баксаң, фильм сценарие тулысы белән Marvel комикслар сериясенә нигезләнә икән. 1960-1970 елларда алар шактый зур тиражлар белән чыккан.

Фильмның режисеры – моңа кадәр бары тик берничә фильм төшергән (алар арасында танылган Дэнни Уоллес биографиясе нигезендә төшерелгән “Әйе кешесе” (Yes Man) да бар) Пейтон Рид. Төп рольләрне Пол Радд, Эванджелин Лилли, Майкл Дуглас һәм Кори Столл башкара. Фильмның бюджеты – $130 млн.

Сюжетны әлеге жанр фильмнары өчен типик дип атап була. Карак булып гомер итәргә мәҗбүр булган Скотт Лэнг эшсез калган, аерылган хатыны аңа кызы белән очрашырга мөмкинлек бирми. Ихтыяҗдан ул тагын урлауга китә, тик акча урынына карт профессор йортында сәер кием таба.

Кием хуҗасы булган профессор аңа явызлык белән көрәшергә тәкъдим итә. Кырмыска зурлыгына кадәр кечерәергә мөмкинлек, чын кырмыскаларны буйсындыру кебек фәнни технологияләр уйлап чыгарган профессор бу серләрне саклап калырга тырыша. Төп каһарман исә, аңа бу эштә ярдәм итеп, үзе дә дөрес, әхлакый юлга басарга тиеш була.

Яшьләр арасында әлеге фильм белән кызыксыну зур. Татар укучылары да бу аудиториядән читтә түгел. Мисал өчен, Казанның 2 нче лицей-интернат укучылары туган тел көне һәм фән бәйрәме кысаларында әлеге фильм трейлерына татарча субтитрлар әзерләгән һәм аны интернетка урнаштырган.

Фильм тамашачыга кайсы ягы белән кызык? Беренче чиратта, яшүсмерләр һәм балаларга фантастик жанрда булуы белән. Төп каһарманның даими кечерәеп-зураеп көрәшүе, кырмыскаларның аңа буйсынуы, төп антагонистның да божанга әйләнүе фильмга мәктәп балалары һәм яшь егетләр аудиториясен тәэмин итә.

Шул ук вакытта фильм – блокбастер. Даими рәвештә ниндидер вакыйгалар бара, шартлаулар, атышлар, сугышулар фоны да яшь аудиторияне нык җәлеп итә. Кыскача әйткәндә, типик каһарманнар турындагы фильм хәйләсе.

Фильмның тагын бер көчле ягы – юмор. Дөрес, урыны белән ул билдән түбән дә төшә. Шуңа да карамастан, фильм дәвамында матур, күңелгә ятышлы, ягымлы юморлы фоны күзәтелә.

Гомумән, фильмның антуражы бик уңышлы. Музыкаль фон колакка бик ятышлы, композитор Кристоф Бек үз эшен “5”гә башкарган. Махсус эффектлар да шәп һәм мавыктыргыч итеп башкарылган. Оператор эше, монтажлау – уңышлы, фильм рәсеме 2 сәгать дәвамында күзләрне ардыртмый.

“Кырмыска-кеше” әхлаки яктан да шактый кызыклы. Ниндидер гаять тирән фәлсәфи, әхлаки фикерләр биредә булмаса да, типик кешеләрне яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыелу фикерләре ачык чагыла. Мисал өчен, төп каһарман – элекке карак. Кызын күрү теләге аны яхшылыкка этәрә, тәрбияли. Нәтиҗәдә, төп герой кино дәвамында әхлаки үсеш кичерә.

Фильмда “дөньяга кырмыска-кеше кирәк” дигән кызыклы фикер яңгырый. Моны, мөгаен, туры мәгънәдә түгел, күчерелмә булып аңларга кирәктер. Дөньяга чыннан да яхшылык, игелелек, мәрхәмәтлелек кирәк. Һәм бу сыйфатларны чагылдырган кешеләр кирәк.

Гомумән алганда, “Кырмыска-кеше” – экшн белән юморны тоташтырган уңышлы фильм. Ул күңелегезгә яңа геройны яраттырачак, кырмыскаларда очышларны карау мөмкинлеген бирәчәк һәм яхшы гына ял иттерәчәк. Оригиналь идеяле булмаса да, бер тапкыр карарлык фильм булып тора.

XS
SM
MD
LG