Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар конгрессына нинди бәя биреп була?


Бөтендөнья кырымтатар конгрессы делегатлары
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы делегатлары

Анкарада узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы диаспорадагы кырымтатарларга яңа бер импульс бирер дип кенә өмет итәсе кала.

1-2 август Анкарада үткәрелгән икенче Бөтендөнья кырымтатар конгрессында 500ләп кеше катнашты. Билкәнт университетының бер залында очрашуда 250дән артык делегат, Төркиядәге кырымтатар оешмаларыннан, Кырым проблемын чишүгә өлеш керткән академиклардан, зыялылардан һәм журналистлардан чакырылган кунаклар катнашты.

Конгрессның барышы, делегатлар әйткән сүзләр яки саннардан да мөһимрәге - шушы корылтайга Төркия белән Украинаның тәэсирле рәвештә ярдәм күрсәтүе булды.

Ачылыш тантанасына Төркия премьерының урынбасары Нуман Куртулмуш, парламент рәисе вәкиле Наҗи Бостанҗы, оппозициядәге Милләтче хәрәкәт партиясе җитәкчесе урынбасары Руһсар Дәмирәл һәм Җөмһүрият халык партиясе рәисе урынбасары Морат Өзчәлик катнашып чыгыш ясады. Төркия хөкүмәте һәм оппозициясе Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенә каршы булуын дөнья дәүләтләре алдында тагын бер мәртәбә игълан итте.

Президент Рәҗәп Таййип Эрдоган белән премьер-министр Әхмәт Даутоглу да күндергән хатлары белән Төркиянең бу мәсьәләдеге позициясен тагын бер мәртәбә куәтләде.

Шул ук вакытта Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин озакка сузылган чыгыш ясады. Башта ул президент Петр Порошенконың хатын укыды. Шушы хатта Порошенко Кырымнан сөрелгән кырымтатарларның ике юлбашчысы – Мостафа Җәмилев белән Рефат Чубаровның Украина Югары радасына депутат булып сайланганлыгына басым ясады.

Павел Климкин һәм Нуман Куртулмуш (у)
Павел Климкин һәм Нуман Куртулмуш (у)

Климкинның Кырым кабат Украина хакимиятенә керсә, кырымтатар автоном республикасы төзергә җыенабыз, дигән сүзләре зур алкыш алды. Халык, ышанмаса да, бу хыялны хуплый, күрәсең. Климкинның Украина белән Кырым һәрдаим бергә булачак дигән сүзләре дә алкышланды. Моны инде рус кулы астында түгел, ә украин кулы астында яшәргә телибез дип аңларга мөмкин. Озак еллар коллыкта яшәгән шәхесләрдә хуҗаларына көчле мәхәббәт туа дип анализлыйлар психологлар.

Дөресен әйткәндә, Кырымдагы татар халык саны кимегәндә әллә нинди бәйсезлек хыяллары да корып булмый. Төркия исеменнән сөйләүчеләр арасында бәлки дә иң реалист чыгышны премьер урынбасары Куртулмуш ясады.

Ул "без бу аннексияне танымыйбыз һәм танымаячакбыз" диде. Ул, сүзен дәвам итеп, "соңгы 25 елда дөньяда давыллар артты, сугышлар һәм ватандашлар сугышлары дәвам итә. Һәр җирдә кан коела. Берләшкән милләтләр оешмасы Иминлек шурасында биш даими әгъза бар. Алардан берсе генә вето салса, бер нәрсә дә эшләп булмый. Русия Кырымны басып алды, БМОның куллары бәйле калды. Төркия мондый халыкара системны үзгәртүне инде кайчаннан бирле таләп итеп килә", диде.

Конгресс делегатлары, уртада Мостафа Җәмилев
Конгресс делегатлары, уртада Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев исә үз нәүбәтендә рус пропагандасының ялгышларын фаш итү өчен бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады. Ул аеруча ислам дөньясында теләктәшлек булмауга да басым ясады.

Инде бу конгресстан соң ни үзгәрәчәк дисәк, һәммә нәрсә халыкара вазгыятькә бәйле булачак. Диаспорада яшәгән кырымтатарлардан бүгенгә хәтле никадәр ярдәм булса, шул кадәр генә көтеп булачак. Мисалга, Төркиядән килгән ярдәмгә корбан бәйрәмнәрендә сарык суярлар.

Тик принципта үзләрен яклаган дәүләтләр ярдәм итәр дип көтәргә кала. Күп вәгъдәләр биргән Украина үзен коткара алырлык көчкә ия түгел. Төркия исә экономик яктан, бигрәк тә табигый газ өлкәсендә бик көчле рәвештә Русиягә бәйле. Димәк, реаль политика кырымтатарлар ягында булырлык шартларның тумаганын күрсәтә.

Тик бер нәрсә, ул да булса, бәлки, икенче конгресс диаспорадагы кырымтатарларга яңа бер импульс бирер дип өмет итәсе кала.

Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә университеты профессоры

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG