Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски өлкәсендә ике автобус бәрелешеп кимендә 16 кеше һәлак булды


Russia -- Collision between two buses in the Khabarovsk Territory
Russia -- Collision between two buses in the Khabarovsk Territory

Русия баш прокуратурасы белдерүенчә, автобусларның берсе юл төзәтүче техниканы әйләнеп узмакчы булган.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Хабаровски өлкәсендә ике автобус бәрелешеп 16 кеше һәлак булган, алар арасында бер бала да бар. 25 кеше авыр хәлдә.

Русия баш прокуратурасы белдерүенчә, Амурдагы Комсомольски шәһәреннән Хабаровскига барган автобус юлны төзекләндерүче техниканы әйләнеп узам дигәндә каршы юлгы чыга һәм икенче бер автобус белән бәрелешә. Бу хәл казага китергән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Автобусларның берсе юл кырыена төшеп, әйләнеп каплана.

XS
SM
MD
LG