Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар фольклор төркемнәренә Европага сукмак ярып кайттым"


Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале
Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале

Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивалендә катнашкан Фәнзилә Җәүһәрова татар фольклор төркемнәренең чыгышлары төрле илләрдә зур кызыксыну тудырачак дип белдерә.

Июль азагында Италиянең Имола шәһәрендәге фольклор фестиваленең 25 еллыгы үтте. Бу чарада Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова да катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән халык иҗаты бәйрәмнәрен оештыручылар татар фольклор төркемнәре турында зур кызыксыну белән тыңлаган. Җәүһәрова Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Италиядәге халык иҗаты бәйрәмнәренең максатлары ни соң?

– Италиядә бик күптәннән бирле эшләп килә торган, XX гасыр башында ук оешкан, җәмәгатьчелек хәрәкәте – Фольклор берлеге дигән оешмалар бар. Бу берлек Италиядәге бик күп шәһәрләрдә җирле оешмаларын булдырган. Без Болонья вилаятенең Имола шәһәрендә булдык. Каланың үзенең фольклор җәмгыяте һәм 1924 елдан бирле эшләп килә торган фольклор төркеме бар. Бу төркем Төньяк Италиядәге халык иҗаты үрнәкләрен, милли киемнәрен саклап, ел дәвамында концерт куя. Алар, 30-40лап кеше, халык иҗатын яратып башкаручылар.

Имоладагы фольклор берлеге 25 ел дәвамында дөньяның төрле почмагыннан халык иҗаты төркемнәрен үзләрендәге фестивальгә чакыра. Концертлар бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөри. Июль аенда башланган бәйрәм август ахырына кадәр дәвам итә.

– Чит илләрдән фольклор төркемнәрен чакыру Италиянең үзенә ни бирә соң?

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

– Бу фольклор фестивале итальяннар өчен дөньяның никадәр төрле икәнлеген дә, музыкаль яктан да, кием ягыннан да, биюдә дә җир шарының төрле төбәгендә яшәгән халыкның үз матурлыгы барлыгын күрсәтү.

Имола фольклор берлеге үткәрә торган фестивальнең быел 25 еллыгы булды. Чарада Мексика, Перу, Кения, Франция, Бельгия, Испания һәм Италиянең үзеннән фольклор берлекләренең вәкилләре, бер сүз белән әйтәкәндә, халык иҗаты белгечләре, аны дөньяга таратучылар катнашты.

Татар фольклоры да Италиядәге фестивальләр белән бәйләнештә. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге аркылы Төмән өлкәсенең Шыкча авылындагы "Шытыр-шатыр" һәм Казандагы "Мирас" фольклор ансамбльләре анда үзләренең осталыкларын күрсәтеп кайтты инде. Имоладагы бәйрәм вакытында мин: "Видеолар, фотолар күрсәтеп татар халкының балалар гына түгел, ә өлкәннәрнең дә, үсмерләрнең дә, яшьләрнең дә фольклор төркемнәре бар", дип чыгыш ясадым. Мин үземчә, Русиянең төрле төбәкләрендәге татар фольклор төркемнәренә Италиягә сукмак ярым кайттым дип исәплим.

Безнекеләргә Италиягә бару бик кирәк! Ни өчен? Беренчедән, синең иҗатың дөньяга искиткеч кызыклы. Сине шулкадәр яратып кабул итәчәкләр. Шул ук вакытта дөньяда синең шикеллеләр бик күп һәм алар барсеннән-берсе кызыклы.

Италия һәр фольклор төркемен бик зурлап кабул итә, әмма шул ук вакытта зур таләп тә куя. Ул – сәхнәдә матур итеп чыгыш ясый белү, җырлыйсың икән, җырларың, биисең икән, шулай ук көйләрең дә табигый яңгырашта булырга тиеш. Италиянең фольклор берлеге бәйрәмгә чакырганчы сайлап алу бәйгесе үткәрә, төрле илләрдән җибәрелгән видеоларны карый. Татарларның бик кызык итеп чыгыш ясый алырдай төркемнәре бар.

Имоладагы бәйрәмдә үзебезнең фольклор төркемнәрен Италия, Бельгия, Мексика, Франция, Испаниягә дә җибәрү турында сөйләшүләр башлап кайттым. Имолага бу илләрнең фольклор оешмалары президентлары, фестиваль хуҗалары да килгән иде. Мин алар алдында "Сәрдәрия", "Ак каен", "Мишәр" һәм башка төркемнәр турында да сөйләдем. Киләсе елга безнең берничә иҗат төркеме Европадагы фольклор фестивальләренә юл алыр, иҗатлары белән дөньяны таныштыра башлар дип өметләнәм.

– Италиядәге фестивальгә дөньяның төрле илләреннән колективларны чакыру ничек куелган? Бу фестивальгә кемнәр килгән иде соң?

– Италия бер чакырган коллективны бервакытта да икенче тапкыр чакырмый. Алар яңа иҗат төркемнәрен, яңа халыкларны дөньяга чыгарып тора һәм үзләренең халкына күрсәтә. Бу юлы фестивальгә Перу, Кения, Мексика һәм Русиядән дүрт коллектив килгән иде. Алар һәрберсе унлап шәһәрдә 30 минутлык концертлар куйды. Алар Болоньядә бәйрәм чаралары беткәч, Италиянең башка төбәкләрендәге фестивальләргә китә һәм ай ярым чыгыш ясыйлар.

Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале
Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале

Бу коллективлар үзләренең кемнәр, нинди халык, кайсы цивилизация вәкилләре булулары турында сөйли, чыгыш ясыйсы һәр номерның нәрсә турында булуын аңлата. Әгәр безнең Татарстаннан берәр коллектив бу фестивальгә бара икән, без – Европадагы Болгар дигән дәүләтнең бүгенге варислары һәм менә шундый мәдәниятне саклап киләбез дип сөйләү кирәк булачак.

– Италиянең халык иҗатын саклау тәҗрибәсе "Түгәрәк уен"га, Татарстанга үрнәк була аламы?

– "Түгәрәк уен" фестивале безнең максатларны күз алдында тотып оештырылган. Без дә төрле этник төркемнәрне күрсәтү өчен, ким дигәндә дүрт шәһәрдә концертлар бирәбез. Безнең төп максат – татарларга безнең күп төрле һәм шул ук вакытта бик үзенчәлекле һәм бердәм булуыбызны күрсәтү.

Италиядә концертларны картлар йортларында да күрсәтәләр. Төрле илләрдән килгәнннәрне таныштыру кичәләре дә матур үтә. Анда фестиваль бик демократик рухта. "Син шулкадәр көчле, син шулкадәр яхшы биисең, син иң яхшы коллектив" дигән җөмлә Италиядә беркайчан да әйтелми. Анда һәрбер илдән килгән коллективның асылташтай булуы үзәккә куелган. Алар һәр төркемне шулкадәр матур итеп күрсәтәләр. Италиядәге фестиваль бәйге түгел. Алар өчен бөтен төркемнәр дә бер тигез. Әйтик, Африкадан килгән аутентик, әллә нинди авазлар чыгаручы коллектив белән Кавказдан килгән биючеләрне тиң күрәләр. Алар өчен һәр халык та бик матур, һәр халык бөек, һәр мәдәният үзенчәлекле.

Фестиваль концертларын 2,5-3 мең кеше карый. Һәр чыгыш көчле алкышларга, "браво", "белессимо" дип хуплауларга күмелә.

– Меңнәрчә кеше җыела дисез, шәһәр халкының исләре китүнең төбендә ни ята соң?

– Фестиваль, минемчә, бу шәһәрләр өчен көтеп алынган бәйрәм. Кемдер урындыклар ташый, кемдер сәхнәсен куя... Өлкән яшьтәге бер абзый һәм бер әби, һәр шәһәрдә дә шулай, катнашучыларга су биреп торалар. Һәр шәһәрдә дә йөгереп йөрүче булышучылар 50-60 кеше. Бу шәһәрләрдә туристлар күп түгел. Миңа Белгиядә дә, Франциядә дә шундый ук хәл дип әйттеләр.

Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале
Италиянең Имола шәһәрендә фольклор фестивале

– Димәк, хакимияттә утырганнар өстән кушып урындык ташыттырмый?

– Әлбәттә! Бар җирдә дә халык үз теләге белән! Анда бездәге шикелле түгел. Һәр шәһәрнең мэры, мәдәният өчен җаваплы түрәсе, химаячеләр һәр концертка килә. Алар беренче чыгыштан башлап иң соңгысына кадәр кузгалмыйча да, халык белән бер бөтен булып сокланып, рәхәтләнеп концерт карый. Алар өчен аерым урыннар да әзерләнмәгән. Сәхнәгә менәләр, котлыйлар, бүләкләрен бирәләр, сокланалар, рәхмәтләрен әйтәләр дә, төшеп үз урыннарына утыралар. Аларны каршы алучы да, озатучы да юк. Алар үз халкы өчен кылган бу гамәлләре өчен сөенә.

– Италиядә һәр шәһәрдә дә булган кебек, Татарстанда да һәр районда фольклор берлекләре төзеп буламы?

– Мин әлегә төзү мөмкин дип әйтә алмыйм, чөнки әле без фольклорның нәрсә икәнлеген халыкның үзенә дә аңлатып җиткерә алмыйбыз. Безнең мәдәният хезмәткәрләребезнең 99%ы совет заманы идеологиясе кысасында оештырылган профессиональ сәнгатькә йөз тоткан үзешчәннәр белән эшләүләрен дәвам итә. Ни кызганыч, халык җырларын халыкчан итеп башкара торган кеше бүген дәрәҗә түгел.

Советлар заманында интернационаллар тәрбияләү максат итеп куелган иде. Халыкның фольклорына кердеңме, син аның тарихына керәсең. Фольклор бик аз күләмдә генә булырга тиеш иде ул вакытларда.

Без бүген үзебезнең эшебез, төрле чараларыбыз белән синең бу уеның, җырларың, биюләрең дөньяның шедевры, син шулкадәр дөньяга кызыклы дигәнне ышандыру өстендә мәш киләбез. Халыкның фикерләвен үзгәртү кирәк.

XS
SM
MD
LG