Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовның кызы Жанна ATR кырымтатар телеканалына ярдәм итәчәк


Жанна Немцова, Бронислав Комаровски, Лех Валенса
Жанна Немцова, Бронислав Комаровски, Лех Валенса

Варшауда “Солидарность” бүләге алган Жанна Немцова ATR кырымтатар телеканалына да ярдәм итәчәген белдерде.

4 августта Варшауда "Солидарность" бүләге Борис Немцовның кызы Жанна Немцовага тапшыру тантанасында кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев та катнашты. Бүләкне Польшаның элекке президентлары Лех Валенса һәм Бронислав Комаровски тапшырды.

Жанна исә тантанада кырымтатар милли байрагы төсендәге зәнгәр шарф белән иде. Немцова "Солидарность" бүләгенең бер өлешен Кырымнан Киевка китергә мәҗбүр булган ATR кырымтатар телеканалына бирәчәген сөйләде. "ATR – бу сүз иреклек ныгытмасы һәм Кырымда булган хәлләр турында объектив мәгълүматлар”, диде ул.

1 миллин евро күләмендәге "Солидарность" бүләге өч өлештән тора. 250 мең евро лауреатның үзенә тәкъдим ителә, 700 мең евро лауреат билгеләгән програмнарга һәм 50 мең евро лауреатның йә ул тәкъдим иткән кешеләрнең Польшага сәфәре өчен тотыла.

Немцова 700 мең евроны Украинада хәйрия эшләренә, ягъни Небесная сотня гаиләләренә, Украинада күченергә мәҗбүр булган гаиләләргә, мәктәпләрне төзекләндерү өчен сарыф итергә жыена.

"Борис Немцов минем илемә күп кайгы китергән режимга каршы чыга иде. Жанна әтисенең эшен дәвам итәчәк. Мин аның мондый юл белән барачагыны хуплыйм һәм котлыйм!" диде тантанада катнашкан Җәмилев.

Әтисе утерелгәннән соң Русиядән китергә мәҗбүр булган 31 яшьлек Жанна бу бүләк башка русияләрне, "көрәшне дәвам итергә һәм бирешмәскә" рухландырыр диде.

Борис Немцов Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйть итүчеләрнең берсе иде.

2014 елда "Солидарность" бүләге кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җамилевкә бирелде.

XS
SM
MD
LG