Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшмәкәрләрнең 12 миллиард сум салым бурычы бар


Татарстанда салым хезмәте урнашкан бина
Татарстанда салым хезмәте урнашкан бина

Татарстандагы эшмәкәрләр 12 миллиард сумлык салымнарын түли алмый. Аның эченнән 3,5 миллиард сумын чаллыларныкы.

Чаллыдагы салым хезмәте башлыгы Лилия Гатина шәһәрдәге эшмәкәрләрнең салым бурычлары 3,5 миллиард сум дип белдерә. Аның 1 миллард сумы кече бизнесныкы.

Татарстан күләмендә караганда бу бурычлар 12 миллиард сумга җыела, дип яза kazanfirst. Бу саннар Чаллыда үткән җыелышта игълан ителгән.

Пәнҗешәмбе эшмәкәрләр һәм салым хезмәте вәкилләре очрашуында Көньяк-Көнчыгыш сәүдә-сәнәгать пулаты идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов эшмәкәрләрнең аңлатма бирү вакыты үтүне дә көтмичә, салым хезмәте аларның хисапларын туңдыра, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG