Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыда журналист Хәдичә Исмаиловага мәхкәмә дәвам итә


Хәдичә Исмаилова
Хәдичә Исмаилова

Хокук яклаучылар Хәдичә Исмаилованы җинаять җаваплылыгына тартырга теләү сәясәтләштерелгән дип белдерә.

Җомга Бакыдагы мәхкәмә 2007 елдан 2009 елга кадәр Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясенең Бакыдагы бүлеге җитәкчесе, аннан соң корреспондент булып эшләгән Хәдичә Исмаилова эшен карауны дәвам итте. 24 июль көнне мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар булган иде.

Исмаилованы хезмәттәшен үлем хәленә җиткерүдә, салымнар түләмәүдә, вәкаләтләре кысасыннан чыгып акча үзләштерүдә гаеплиләр. Киләсе утырыш 10 августка билгеләнгән.

Хокук яклаучылар Исмаилова Азәрбайҗан хакимиятенең югары даирәләрендә коррупцияне фаш итте, шунлыктан аны җинаять җаваплылыгына тартырга теләү сәясәтләштерелгән дип белдерә.

Исмаилова узган ел 5 декабрьдә тоткарланды һәм тикшерү барганда ябып тору урнына ябылды. Аның эшен Азәрбайҗан тикшерү идарәсенең аеруча куркыныч җинаятьләр бүлеге тикшерә.

26 декабрьдә Бакыда Азәрбайҗан баш прокуратурасының уннан артык хезмәткәре кораллы полиция хезмәткәрләре белән Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясенең (Азадлыг радиосы) бюросына килеп тентү уздырып, бинаны мөһерләп япты.

XS
SM
MD
LG