Бүген Русия белән Грузия арасында булган хәрби низагка җиде ел. 2008 елның 8 август төнендә Тифлиснең үзбилгеләнгән Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларында контрольны торгызу тырышлыгыннан соң, Русия көчләре Грузиягә керде. Расланмаган бәйсез чыганакларга күрә, низаг нәтиҗәсендә меңгә якын кеше үлгән.
Биш көнлек сугышта Русия Грузиянең ике төбәге булган Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды һәм андагы хәрби базаларына өстәмә гаскәрләр кертте. Русия, Венесуэла, Никарагуа, Наурудан тыш, дөньяның бөтен илләре Абхазия белән Көньяк Осетияне Русия тарафыннан басып алынган Грузия җире дип саный.
Сугыштан соң, дипломатик мөнәсәбәтләр тукталуга карамастан, 2012 елның азагында Русия белән Грузия арасында сәүдә-икътисади һәм һуманитар мәсьәлдә диалог торгызылды.