Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Әхтәм Чийгөзне иреккә чыгарырга кушты


Әнкарада узган II Дөнья кырымтатар конгрессы вакытында Әхтәм Чийгөзне иреккә чыгару кампаниясе
Әнкарада узган II Дөнья кырымтатар конгрессы вакытында Әхтәм Чийгөзне иреккә чыгару кампаниясе

Югары мәхкәмә 29 гыйнвардан бирле изоляторда тотылган Милли мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне 19 август иреккә чыгару карарын кабул итте.

Адвокат мөрәҗәгате нигезендә Югары мәхкәмә Милли мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне 19 август иреккә чыгару карарын кабул итте. Прокуратура Чийгөзне 19 ноябрьгә кадәр сак астында калдыуны сораган иде. Югары мәхкәмә Киев районы мәхкәмәсенең бу турыдагы карарын гамәлдән чыгарды.

Чийгөз 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында бәрелешләрне оештыруга катнашы булуда гаепләнеп 29 гыйнвар кулга алынды. Киев районы мәхкәмәсе тикшерү барышында аны сак астында калдыру карарын озайтып килде. Соңгы карар нигезендә ул 19 ноябрьгә кадәр изоляторда калырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG