Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларның "Алтын бишеген" кемгәдер бүләк итәргә беркемнең дә хакы юк


Путинга "Алтын бишек" бүләк итү
Путинга "Алтын бишек" бүләк итү

17 августта Ялта янындагы Симеиз каласында Кырымның милли-иҗтимагый оешмалары белән очрашкан Владимир Путинга шул оешмалар исеменнән символик бүләк – кырымтатар дастаны буенча бу халыкны һәм Кырымны саклаган “Алтын бишек” Һәм “Кырым дастаннары” китабы бүләк ителгән.

Бүләкне тәкъдим итүчелернең берсе – Кырымдагы алманнар җәмгыяте җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Юрий Гемпель, Кырымда “Алтын бишек” дастаны бар, “Алтын бишек”кә кем ия булса, ул Кырымда үзара аңлашу һәм солыхка ия була”, дигән. Очрашу өчен махсус ясалган “Алтын бишек”не Путинга “Кырым” регионара хәрәкәт җитәкчесе, вице-спикер Ремзи Ильясов бүләк иткән.

Әлбәттә, кемгдәр каяндыр ниндидер кунак килсә, аны бүләкләү гәдәте бар, ләкин кырымтатарларның дастаны буенча шул “Алтын бишек” Кырымның, кырымтатарларның саклаучысы дип санала, аны дошманнар таба алмый икән, димәк Кырымның да, кырымтатарларның да киләчәге исән-имин булачак дип санала. Дастан буенча Кырым тауларында сакланган “Алтын бишек”не әле беркем дә тапмаган. Заманында аны эзләүчәләр дә булган һәм бар диләр. Бу очрашуда исә “Алтын бишек”кә бернинди катнашы булмаганнар аны Путинга бүләк итте. Моны әлбәттә бер ирония итеп кабул итергә мөмкиндер, ләкин...

“Алтын бишек” – кырымтатар халкының бишеге дияргә мөмкин, бу бишекне кемгәдәр бүләк итү – бу ниндидер шәхесләрнең, оешмаларның эше түгелдер. Гомүмән, бер халыкның тарихы, язмышы белән бәйле символларны халык үзендә саклый, аны беркемгә бүләк итми, ләкин Кырымда бу язылмаган кешелек, әхлак кануннарын санга сукмаучылар үзенчә “акыллы” эшләр башкарабыз дип уйлыйдыр. Мәскәүдән килгән зур түрәләрнең бу хакта хәбәрләре бармы, юкмы – билгесез. Әлбәттә, алар бүләкне кабул итәргә мәҗбүр, ләкин моны уйлап табучы Мәскәү ялагайларына кырымтатар халкының символлары, әләмнәре белән үзләре теләгәнчә эш итәргә кем хак биргән соң?

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG