Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония полициясе хезмәткәре Русиядә 15 ел төрмәгә хөкем ителде


Эстония полициясе хезмәткәре Эстон Кохвер (у) Эстония президенты Томас Хендрик белән (с), 2010 ел
Эстония полициясе хезмәткәре Эстон Кохвер (у) Эстония президенты Томас Хендрик белән (с), 2010 ел

Эстон Кохвер үз гаебен танымады. Таллинн Кохвер Эстониядә урланып Русиягә чыгарылган дип саный.

Псков өлкәсе мәхкәмәсе карары белән Эстониянең иминлек полициясе хезмәткәре Эстон Кохвер Русиядә 15 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Аның адвокаты Евгений Аксенов сүзләренә караганда, Кохвер шулай ук 100 мең сум штрафка тартылган.

Эстония ватандашы шымчылык, канунсыз коралга ия булу һәм аны сату, чикне канунсыз узуда гаепләнә. Узган елның 5 сентябрендә ФСБ Псков өлкәсендә Эстон Кохвер тоткарланды, аның үзендә пистолет, биш мең евро, яшереп тавыш яздыручы җиһаз һәм күзәтү эшен алып барырга кушкан документлар табылды, дип хәбәр итте. Таллинн аның Эстония җирендә кулга алынып Русиягә кертелгәнен белдерде. Йомгак сүзендә Кохвер үз гаебен танымады.

Европа министрлары Русия мәхкәмәсенең карарына ризасызлык белдерде. Юристлар берничә елдан Кохверның чит илдә тотылган берәр Русия ватандашына алмаштыру ихтималы турында белдерде. Дәүләт думасының саклану комитеты башлыгы Франц Клинцевич бу ихтималны кире какты.

Русия президенты Владимир Путин 2014 елда 52 чит ил шпионы һәм чит илләрнең махсус хезмәтләренең 290 агентны тоткарланды дип белдергән иде. Узган бер елда Кохвердан тыш Балтыйк буе илләре белән тагын бер шымчылык җәнҗалы булды. Майда ФСБ Литва агентын кулга алганын хәбәр итте. Арстидас Тамошайтис бүгенге көндә “Лефортово” изоляторында утыра. ФСБ мәгълүматларына караганда, Литва ватандашы үзенең хәрби күзләү хемзәткәре булганын таныган.

Узган ел Литвадан Русия консулы Владимир Малыгинны куып чыгарды. Литва аның Русиянең тышкы күзләү хезмәтенә эшләгәнен белдерде. Май аенда Литва баш прокуратурасы шымчылыкта шикләнелгән Русия ватандашын тоткарлавын хәбәр итте. "Кулга алынган кеше Литвага каршы күзләү чаралары алып барган һәм аның максаты - Литваның хакимият, хокук саклау оешмаларына һәм күзләү хезмәтенә үтеп керү булган", диелгән иде прокуратура белдерүендә.

XS
SM
MD
LG