Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны урыс җирләре дип атаган Феофан хәзер Кирмәндәге биналарга кулын суза


Татарстан президенты аппараты бинасы
Татарстан президенты аппараты бинасы

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Кирмәндәге президент аппараты утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язды, фикерен матбугатта да раслады.

Татарстанга килеп бер ай чамасы үтүгә үк Урыс православ чиркәвенең төбәктәге башлыгы Феофан Казан Кирмәнендәге биналарга да кулын суза башлады.

Элегрәк Әрхәрәй консисториясе булган бинаны чиркәүгә кайтарыгыз дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган булса, 18 август көнне "Интерфакс" белән әңгәмәдә ул бу ниятен тагын бер кат раслады.

"Канун бар һәм, Аллага шөкер, Татарстанда бер-бер артлы гыйбадәтханәләрнең һәм Урыс православ чиркәвенә караган милекнең кайтарылуына мин ышандым. Моның өчен эш бара, без хакимиятләр һәм җәмәгатьчелек белән алга таба да бергә эшләрбез", диде Феофан.

Элек Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган бинада хәзер президент аппараты утыра. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Казан яулангач, ислам изелеп, православлар өстенлек иткәндә, 1555 елдан алып 1917 елга кадәр Казан епархиясе белән идарә иткән православ епископларның резиденцияләре Казан Кирмәнендә була.

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Феофанның бу нияте барып чыкмаячак дип белдерә.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Үз вакытында Казан Кирмәне музей-тыюлык дигән канун кабул ителде. Кирмәндәге чиркәү белән мәчет тә музей статусында. Элек андагы бөтен министрлыкларны да чыгарырга дип сөйләшенгән иде, хәзер шул үтәлә дә. Казан Кирмәне музей булып калачак. Кирмәнгә мөселманнар да керергә маташкан иде, хәзер православлар да бу турыда сөйләнеп йөри. Бүген бу мәсьәләне күтәрә башласак, бу юньлегә китермәячәк. Диндарларның биналары болай да җитәрлек", дип белдерде Хәкимов.

Феофан Казанга килүгә үк татар телен дә өйрәнәм дип әйтте. Белгечләр аның бу сүзләрен чиркәү идеологиясен татарлар арасында да киңрәк тарату өчен әйтелде дип бәяләде.

Гыйбадәтләрнең берсендә Феофан Казанны урыс җирләре, Татарстан – ул Русия диде. Аннан соң "Интерфакс" агентлыгына әңгәмәдә җөмләдән сүзләремнең бер өлешен генә алганнар, мин алай дип әйтмәдем, дип акланырга тырышты.

"Без сөйләмебездән "рус" дигән сүзне төшереп калдыра алмыйбыз бит. Без аны алып та атмаячабыз. Мин күп сәяхәт иттем, еллар буе төрле илләрдә яшәдем. Чикне чыккач, йә булмаса, кая да булса килгәч татарга да бу урыс дип әйтәчәкләр һәм яһүдкә дә", ди чиркәү әһеле.

"Интерфакс"ка ул "Православ мәдәният нигезләрен" сөйләшүләр нәтиҗәсендә мәктәпләргә дә кертеп булыр дип өметләнүен белдерде. Казан федераль университеты бинасында гыйбадәтханәне яңадан торгызу идеясенә дә каршы түгел.

Хәкимов фикеренчә, урыс православ чиркәве вәкиленең бу кыланышлары чарасызлыктан килеп туган. Мәскәүдә дә ике миллионлап мөселман булганга, Татарстан гел уңышлары белән генә дан казанганга аларның эче поша ди ул.

Феофан Татарстанга китерелгәндә республика җитәкчелеге белән килештерү-килештермәү ябык калды. Президент аппараты бинасын сорап хат язу Феофанның үзен өстен итеп куярга тырышуына ишарә булып тора. Гадәттә зур җитәкчеләр арасында милек мәсьәләләре, ниндидер сәяси хәлләрне чишәргә кирәк булганда "давай" дип хатлар язганчы үзара очрашкан вакытта шыпырт кына ым кагып сөйләшеп алу гадәте бар.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Тарихчы Нурулла Гариф элекке митрополит Анастасий Татарстан җитәкчелеге белән уртак тел таба иде дип әйтә. Ә Феофанның әлеге гамәлләрен ул республикадагы тынычлыкны бозарга тырышу, халыкны тынычсызлау дип бәяли.

"Чиркәү әһелләре реаль тарихны белә микән? Казан Кирмәне инкыйлабка кадәр аларныкы булса, Казан яуланганчы татар халкының, мөселманнарның изге урыны булган бит. Минемчә, бу сорануларга аларның үзләренең генә башлары җитмәс иде. Өстән төшкән фикерне уздыралар кебек болар һәм аларның котыртучылары бардыр. Әгәр мөселманнар Казан Кирмәне безнең дәүләтчелегебезнең нигезе булган дип сораса, алар ни әйтер иде икән?" ди Нурулла Гариф.

XS
SM
MD
LG