Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словакия Сүриядән мөселман качакларын үзенә алудан баш тартты


Качаклар Грециянең Кос шәһәрендә Афинга китәргә документлар көтә, 2015 елның 14 августы
Качаклар Грециянең Кос шәһәрендә Афинга китәргә документлар көтә, 2015 елның 14 августы

Словакия хөкүмәте Сүриядән христиан качакларын гына кабул итәргә ризалык бирде.

Бер ай элек Братиславада Европа Берлегенең миграция cәясәтенә каршы зур протест чарасы узганнан соң Словакия хөкүмәте илгә христиан качакларын гына кабул итәчәген белдерде. Сүриядән мөселман качаклары словак җәмгыятендә яши алмаячак, диелгән бу белдерүдә.

Европа Берлеге Сүриядән 40 мең качакны квоталар белән берлекнең төрле илләренә урнаштырырга тели. Словакия Италия, Төркия һәм Грециядәге вакытлы лагерьлардан 200 качакны үзенә алырга тиеш булачак.

"Без Европага миграция проблемасын чишәргә бик ярдәм итәр идек. Без үзебезгә 800 мөселманны кабул итәр идек, әмма Словакиядә мәчетләр юк. Мөселманнарга монда ошамаса алар ничек интеграцияләнәчәк?", диде Словакия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Иван Метик.

Качакларның динен үзләреннән сорап беләчәкләр. Словакия хөкүмәте бу карарны дискриминация дип санамый, аның максаты үз илендәге җәмгыятьтә бердәмлекне саклау диелә.

Европа Берлегенең миграция сәясәтенә каршы урам җыеннары шулай ук Берлинда һәм Парижда узган иде.

XS
SM
MD
LG