Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны яратучы татарлар аны ни өчен ярата?


Сораштыру: "Путинны ни өчен яратасыз?"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:14 0:00

Сораштыру: Путинны ни өчен яратасыз?

Казан үзәгендә Русия президенты Владимир Путин сурәте төшкән футболкалар сату чатырына 40 минут эчендә нибары бер кеше керде, ул да әйбер алмый чыкты. Без патриотик кием алучы татарны очратмадык, алай да үзәктә очраган татарлардан Путинны ни өчен яратуларын сораштык.

Август башында Казанның Бауман урамының нәкъ үзәгендә “Иң патриотик футболкалар” дигән Русия президенты Владимир Путин сурәте төшкән өс киемнәре, сувенирлар сату чатыры барлыкка килде. Бу хакта матбугат чаралары да язды. Имеш, мондагы тауарларны алучылар күп, август азагына кадәр генә эшлиячәкләр, Казан мэриясеннән сатуга ризалык шул вакытка кадәр генә бирелгән. "Бу кыска вакытлы сәүдә" диелгән "Московский Комсомолец" (Казан) газетасының пәрәвездәге битендә. Анда бу эшне оештыручыларның Мәскәүдән булулары, башкала идарәсеннән рөхсәт алып, су спорты төрләре буенча дөнья беренчелегенә дә туры китереп сәүдә итүләре әйтелгән иде.

Бер төркем сувенир сатучы эшмәкәрләр шул ук мәгълүмат чаралары аша: “Ни өчен безнең Бауман урамы үзәгендә алар сату ноктасы куя ала, ә без юк? Нинди гаделсезлек бу?” дип ризасызлык та белдерде. Шуңа да карамастан Путин сурәтле футболкалар сату ноктасы бүген дә эшли.

Азатлык хәбәрчесе 21 августта әлеге сату урыны белән якыннан танышырга теләп Бауман урамына чыкты. Чатырда эшләүче егет-кызлар камерага төшерә башлауны күрүгә кырыйга киттеләр һәм үзләренең йөзләрен күрсәтергә, әңгәмә бирергә теләмәүләрен әйттеләр. Сату ноктасын тыштан, эчтән фото-видеога төшерергә рөхсәт иттеләр, әмма үзләрен кертмичә генә. Хәтта андагы егет төшергән видеоларны карап, бер мизгелдә сатучылар кергән кадрларны бетерергә теләп хәрәкәт тә ясый башлады. Казан үзәгендә чатыр куеп эшләп тә, үз-үзләрен тыныч тотмаулары сәер тоелды.

Башкаланың үзәк урамында җомга халык шактый иде, без Путин сурәте төшкән футболкалар сату чатырын махсус күзәтеп тордык. Үзебезчә, берәр татарны очратып, футболка алганда анда төшерелгән Русия президентын ник яратуын сорамакчы идек. Әмма 40 минутлап бер кеше дә кермәде, кырыгынчы минутта бер рус милләтеннән булган кыз гына тауларлар белән кызыксынган булды да, берни алмый чыгып китте.

Шуннан соң без Бауман буйлап йөреп, Путинга карата уңай фикердә булган татарларны очратып, аларның ни өчен Русия президентын яратуларын белештек. Сораштыруда катнашучыларның күбесе Путинга мәхәббәтләрен федераль каналлар күрсәткән мәгълүматтан чыгып аңлатты.

– Путин безнең өчен ил башлыгы. Ул бераз булса да халык тормышын җиңеләйтә. Пенсионерларга матди ярдәм күрсәтә. Шуны да әйтәсем килә, халыкка җир бирсен иде. Буш җирләрне бүлеп бирсә, зур файда булыр. Әрәм яткан урыннарда халык азык-төлек үстерер иде. Путин динне дә бик күтәрде. Мөселманнарга ирек бирде. Халыкны да берләштерә. Кырымны үзебезгә кире кайтару да яхшы. Мин моңа бик шатланам.

– Минем өчен Путин ул чын “мужик”. Минем хәтта бик күп киемнәрем аның фотосурәте белән. Телевизордан яңалыклар, башка программалар аша аның турында хәбәрдәр булып торам. Һәм бүгенге көндә Путин Русиядә генә түгел, бөтен илләр арасында лидер.

– Ярдәм итәргә дә тырыша. Путинны ышанычлы кеше дип беләм. Төпләп белеп бетерә алмыйбыз инде. Мәскәүдәгесен түгел, әле үзебезнекен дә әйтә алмыйбыз.

– Бик яхшы президент. Аның башка елларда да бу вазифаны башкаруын телим.

– Бик күп эшләр эшли. Иртән – бер җирдә, кичен – башкасында. Глобаль сорауларны вакытында хәл итә. Халык тормышын да елдан-ел яхшырта. Яшьләргә дә фән һәм башка яклап үсәргә, белем алырга юнәлеш бирә ул. Приморье краена да, Кырымга да – бөтен җирдә өлгерә, халыкка ярдәм итә.

– Путинны без шушындый матур тормышта яшәгәнгә хөрмәт итәбез. Яхшы тормыш итәр өчен бар шартлар да тудырылган. Пенсияне, хезмәт хакларын вакытында бирергә тырыша.

Бу Путинны яратабыз дигән татарлар фикерләре булды. Алар камера белән килеп сораганга Русия президентын яраталар дигән уй калды. Казан үзәгендә сатылучы ил башлыгы төшкән мең сумлык футболкаларны берсе дә алмаган иде.

XS
SM
MD
LG