Accessibility links

Роскомнадзор татар Википедиясен дә ябармы?


Татар Википедиясенең 24 август бите
Татар Википедиясенең 24 август бите

Роскомнадзор Википедия сайтын Русиядә ябарга мөмкин. Наркотиклар җитештерү турында мәкаләне бетерергә ризалашмаган сайт бу очракта тулысынча блокланырга мөмкин, шул исәптән аның татар бүлеге дә.

Узган атна интернетта Википедия сайты блокланырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде. Роскомнадзор хәбәр итүенчә, Әстерхан өлкәсенең Черноярски районы мәхкәмәсе Википедиядә наркотик матдәләр җитештерү турындагы мәкаләне тыйган иде. Канун нигезендә Роскомнадзор Википедия җитәкчелегенә “чарас” исеме белән билгеле наркотик матдә турында мәкаләне бетерү таләбе белән мөрәҗәгать итте.

Википедиянең Русиядәге вәкилчелеге булган Викимедия.ру җитәкчесе Владимир Медейко мәкаләне бетерү-бетермәү мәсьәләсен тулысынча Википедия редакторлары хәл итә дип белдерде (Википедиядә һәр теләгән кеше язып, редактор була ала – ред.). Бу очракта мәкалә Википедия кагыйдәләренә туры килә һәм бетерелмәячәк, дип белдерде ул.

Владимир Медейко Википедия Русиядә ябылган очракта, интернет-кулланучылар күнеккән энциклопедиясез калмаячаклар, дип әйтте, “блокланган сайтларны укуның күп ысуллары бар”.

Википедия HTTPS протоколы нигезендә эшләү сәбәпле, сайтның аерым сәхифәләрен блоклау мөмкинлеге юк. Бу очракта ресурс Reddit социаль челтәре кебек үк тулысынча ябылачак.

24 август көнне "Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, Википедияне блоклау карары инде кабул ителгән, ләкин Роскомнадзор һаман сайт җитәкчелеге белән уртак телне табарга тели. Хөкүмәттәге чыганакка сылтап, "Известия" ресурс идарәсе таләпне үтәмәсә, Роскомнадзор канун нигезендә сайтны ябарга мәҗбүр булачак, дип язып чыкты. Мәкалә язылу вакытына Википедия сайты әле эшли.

Википедиянең рус бүлеге ябылу очрагында башка телле Википедияләр, шул исәптән Татар Википедиясе дә ябылачакмы? Бу очракта төгәл җавап әлегә юк, чөнки төрле телле бүлекләр бер доменда урнашкан. Роскомнадзор гомумән wikipedia.org доменын блокларга мөмкин.

Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан Азатлык Татар Википедиясе идарәчеләренең берсе, Марат Вилдановка мөрәҗәгать итте.

– Марат әфәнде, Рус Википедиясе ябылу очрагында Татар Википедиясе дә ябылачакмы?

Марат Вилданов
Марат Вилданов

– Ябылырга тиешлеге яки тиеш түгеллеге техник мөмкинчелекләр белән билгеләнә. Русча өлешне генә тыя алалар икән, аны гына тыярга тиешләр. Минем белүемчә инде бу мәсьәләне чишергә тырышканнар, шикле мәкалә авторлары аны башка биткә күчергәннәр. Тагын моның ише проблема туган очракта, миңа мәгълүм булганча, Роскомнадзор wikipedia.org доменында урнашкан бөтен чыганакларны тыячак. Шул исәптән татар теле бүлеген дә.

– Татар бүлегендә канун бозу очраклары булмадымы? Моның турында мөрәҗәгать итүчеләр юкмы?

– Бу өлкәдә Русия кануннарын бозылуын яки бозылмавын Роскомнадзор күзәтә, аларда исә Татар Википедиясен күзәтүчеләр бармы-юкмы икәнлеге миңа билгеле түгел.

Миңа калса андый кешеләр юктыр, чөнки Татар Википедиясенең Рус Википедиясе дәрәҗәсендәге тәэсир көче бүгенге көндә юк.

– Гомумән, Татар Википедиясенең бүгенге халәте ничегрәк? Күпме актив язучы бар?

– Хәзерге вакытта Татар Википедиясе Русия икътисады белән беррәттән үзенең чираттагы кризисын кичерә дип әйтсәм, ялгыш булмас. Гомуми кертем ясаучылар саны хәзерге вакытта 67. Бу санга реаль кешеләр генә түгел, алар исеменнән эш итүче робот кулланучылар да керә. Шуңа күрә кертем ясаучы реаль кешеләр саны тагын да азрак.

* * * *

Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 10 июлендә Рус Википедиясе Русия Дәүләт Думасында каралган 89417-6 номерлы закон проектына каршылык йөзеннән бер көнгә эшен туктаткан иде. Сайт тараткан белдерүдә хөкүмәт үзе теләгән ресурсларны блоклау мөмкинлегенә ирешү – интернет иреге өчен куркыныч, дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG