Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестиваленә 700ләп тамашачы килде


"Иске Казанда мили моңнар" хәйрия фестивале
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:12 0:00

"Иске Казанда мили моңнар" хәйрия фестивале

Татарстанның Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта үткән “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале икенче ел мохтаҗларга ярдәм итә. Быел 700ләп тамашачы катнашып, Казандагы балалар һосписына һәм “Ярдәм” күрмәүчеләр үзәгенә барлыгы 140 мең сум акча җыеп тапшырылды, ди оештыручылар.

23 августта Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале узды. Татар эстрадасының 30дан артык җырчы-артистлары, алып баручы, музыкантлары “Ярдәм” вакыфына һәм “Анжела Вавилова” исемендәге Казандагы балалар һосписында тернәкләнүче балаларны дәвалауга үз өлешен кертте. Ул үзәкләрдән дистәләгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивальгә килеп, бушлай тамаша карый алды. Барлык инвалидларга, биш яшькә кадәрле балаларга керү ирекле иде. Гомуми халык көнендә 300 сумлык билетлар алып керде. Алдан алар 250 сумга сатылды. Быел хәйрия бәйрәмендә Иске Казан музей комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә оештырылды.

Әлеге чара икенче ел рәттән үткәрелә. Оештыручылар “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивален ел саен үткәреп, ачык һавадагы зур, меңләгән халыкны җыйган татарча хәйрия фестивале итеп эшләмәкче.

“Бер билет кына алып, күпме артист җырын тыңладык, бәясе дә кулай. Күңелле оештырылган. Фестивальне киләсе елда янә оештырсалар, килми калу мөмкин түгел”, диде “Милли моңнар”дан канәгать калучы Кукмара районы тамашачылары.

Фестивальдә Хәмдүнә Тимергалиева, Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Гөлдания Хайруллина, Мөнир Рахмаев, Алинә Шәрипҗанова, Нурзадә, Илназ Миңвәлиев, Илназ Гарипов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илнар Ялалов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илһам Шәриф, Лилия Гыйматдинова, Румия Фәтхетдинова, Миләүшә Сафина, Гүзәл Җиһаншина, Зәринә Хәсәншина, Нияз Җәләлов, Чәчкә, Энҗе Шәймурзина, Илшат Вәлиев, Эльмира Сөләйманова, Гүзәлия белән Эмиль әфәнде, Марсель Вәгыйзов, Фәрит Мифтахов та җырлады. Илнур Ганиев баян белән курайда, Артур Маузир саксафонда, Динә Закирова скрипкада уйнады. Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова шигырь сөйләде, Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевлар, Замирә Рәҗәпова һәм Фәнис Җиһанша концертны алып барды. Аларның барысы да бушка, мохтаҗларга ярдәм итү теләге белән эшләде.

Әйткәнебезчә, бәйрәмдә Иске Казан музей комплексы буенча экскурсия, татарча кызыклы уеннар, милли тауарлар ярминкәсе оештырылды. Эшкуарлар, эшмәкәрләр табышларының бер өлешен балалар һосписына бирде. “Татмедиа” оешмасының “Сабантуй”, “Ялкын”,”Сәхнә”, “Салават күпере” журналы вәкилләре килгән кунакларны татар матбугаты белән таныштырды, уеннар үткәреп, бүләкләр тапшырды.

Ярминкәләрдән татар рухы, тарихы сизелде, мисал өчен, милли орнаментлар белән бизәлгән күн аяк киемнәр (читек остасы) ясаучы Илдар ага Шәйхетдинов киштәсе генә дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Шулай ук бизәнү әйберләре, балалар өчен уенчыклар, милли бизәкле кием-салым һәм башка продукция сатылды. Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов ярдәме белән җырчы-артисларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кайнар чәй эчеп, хәләл ризык белән туклану мөмкинлеге тудырылды.

Монда катнашкан барлык татар җырчылары әлеге хәйрия эшенә үз теләкләре белән катнашуларын әйтте. Дөрес башта киләм дип, аннан килмәүчеләр дә булган. Әмма күпчелек татар эстрадасы вәкилләре мохтаҗларга ярдәм итү яклы.

“Хәйрия концертларында катнашу бик мөһим гамәл. Шундый бәйрәмнәргә чакырсалар, һәрвакыт бик сөенеп риза булам. Без мохтаҗлар турында онытырга тиеш түгел”, ди Артур Mauzer. Ул тамашачылар алдында саксофонда татар көйләре уйнады.

Казан һәм якын-тирә районнардан гына түгел, хәтта Пензадан килгән кунаклар да бар иде. Көндезге өченче яртыда башланган фестиваль кичке җидегә кадәр дәвам итте. Көн кояшлы булса да, салкынча булуга карамастан, халык саны 700ләп булды, диде оештыручылар.

Әлеге чара алдыннан фестивальдә катнашасы артистларның берникадәре төркем-төркем җыелып, Казандагы "Анжела Вавилова" исемендәге балалар һосписында булды. Анда тернәкләнүче балалар һәм ата-аналар белән танышып, яшәү шартларын карап кайттылар. Фестивальгә шушы һосписта дәваланучы балаларны да алып килгәннәр иде.

"Иске Казанда мили моңнар” проекты авторы да, Вавилова вакыфы рәисе Владимир әфәнде дә җырчы-артистларга, фестивальнең алып баручыларына, барлык ярдәмчеләргә фестивальнең ачылыш тантанасында рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Автор-башкаручы Илназ Гарипов оештырган “Илназ” шоу-студиясе концертны тавыш, ут белән тәэмин итте, “МиРаНиз” бәйрәм агентлыгы сәхнәне бушлай шарлар белән бизәде. Билгеле эшкуар-оператор Илдар Муллинның “Тривид Групп” оешмасы хәйрия концертын видеога төшерде, алар бу хәйрия концертын “Яңа гасыр” кебек татар каналларында күрсәтергә тели", диде "Милли моңнар" проекты администраторы Әлмирә Әгъзәмова.

“Узган ел 100 мең сум акча җыелса, быел барлык җыелган 140 мең сум акча “Ярдәм” тернәкләнү үзәгенә һәм “Анжела Вавилова” исемендәге балалар һосписына тапшырылды”, диде хәйрия фестивалендә матбугат чаралары белән эшләүгә җаваплы Гөлназ Бәдретдин.

XS
SM
MD
LG