Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәре 25 еллыгын билгели

please wait

No media source currently available

0:00 0:04:45 0:00

Татар яшьләре көннәренә милли җанлы яшьләр җыелды

Бу көннәрдә Татарстанның "Идел" лагерында барган Татар яшьләре көннәренә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 180ләп татар яшьләре җыелды.

Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышында Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп сәламләргә тиеш иде, хәтта шуның өчен Лаеш районындагы "Идел" лагеры ишек төпләрен чистартып, юып, киптереп, булган машиналарны урамга чыгарып, ныклы әзерлек белән көткәннәре күзгә ташланды. Ләкин ул Эдуард Сәләхетдинов тирәсендә барган ыгы-зыгы сәбәпле килә алмады дип җиткерде урынбасары Римма Ратникова һәм республиканың югары җитәкчелеге исеменнән үзе сөйләде.

Мөхәммәтшин урынына Ратникова

“Чирек гасыр үткәрелә торган бу чараның, әлбәттә, бүген үз йөзе бар. Ул татар яшьләрен берләштерүнең төп милли мәдәни чарасына әверелде. Казан Дәүләт университетының студентлары беренче тапкыр татар яшьләре көннәрен оештырган вакытлар минем үз күзләрем каршында үтте. Борынгы җиребездә яши торган халыкларның күп гасырлык татулыгы һәм дуслыгы – барлык уңышларыбызның нигезе.

Казан – татар дөньясының рухи мәдәни үзәге. Русиядә, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен төп Ватан булып тора. Республикабызда туган телне, мәдәниятне, тарихи мирасны, милли традицияләрне саклауга зур әһәмият бирелә, без башка төбәкләр белән даими хезмәттәшлектә торабыз. Татарстан Дәүләт шурасында телләрне өйрәнүгә багышланган киңәшмәләр үткәрүне алдагы көннәрдә максат итеп куйдык, чөнки телгә бәйле проблемалар бик күп һәм алардан чыгу юлларын эзләп табарга кирәк. Телне белергә, аны өйрәнергә теләүчеләр өчен бүген бик күп төрле програмнар эшләп килә, шуларның берсе - Ана теле онлайн програмы. Милләттәшләребез аның аша үз белемнәрен киңәйтә ала.

Мин сезне барыгызны да бердәмлеккә өндәр идем. Чөнки без бергә эшләсәк кенә, таркалмасак кына, көчле милләт була алабыз”, дип белдерде Ратникова Мөхәммәтшин фикерләрен дә өстәп.

Әлеге тантанада дәүләт эшлеклеләреннән шагыйрь, депутат Разил Вәлиев, Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Дума депутаты Илдар Гыйлметдинов катнашты.

Татар яшьләре көннәре 25 еллыгын билгели

Татар яшьләре көннәре делегатлары
1/18 Татар яшьләре көннәре делегатлары
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәре ветераннары
2/18 Татар яшьләре көннәре ветераннары
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәрен оештыру эшләрендә катнашучы кызлар
3/18 Татар яшьләре көннәрен оештыру эшләрендә катнашучы кызлар
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең иң беренче елларында катнашкан вәкилләре
4/18 Татар яшьләре көннәренең иң беренче елларында катнашкан вәкилләре
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Ачылыш тантанасында Илназ Гарипов җырлый
5/18 Ачылыш тантанасында Илназ Гарипов җырлый
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәре ачылышына чакырылган дәүләт эшлеклеләре, депутатлар
6/18 Татар яшьләре көннәре ачылышына чакырылган дәүләт эшлеклеләре, депутатлар
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышы
7/18 Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышы
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Депутат, шагыйрь Разил Вәлиев 
8/18 Депутат, шагыйрь Разил Вәлиев 
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
"Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе киңәшчесе Римзил Вәлиев сөйли
9/18 "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе киңәшчесе Римзил Вәлиев сөйли
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Дәүләт Думасы депутаты, милли-мәдәни мохтәрият рәисе Илдар Гыйлметдинов халык җырчысы Миңгол Галиевка рәхмәт хаты тапшыра
10/18 Дәүләт Думасы депутаты, милли-мәдәни мохтәрият рәисе Илдар Гыйлметдинов халык җырчысы Миңгол Галиевка рәхмәт хаты тапшыра
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең урта буын вәкиле, Самардан Фәрхәт Мәхмүтов
11/18 Татар яшьләре көннәренең урта буын вәкиле, Самардан Фәрхәт Мәхмүтов
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Нәфис сүз остасы Луара Шакирҗанга да бүләк тапшырылды
12/18 Нәфис сүз остасы Луара Шакирҗанга да бүләк тапшырылды
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең яшь вәкилләре
13/18 Татар яшьләре көннәренең яшь вәкилләре
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Дизайнер Ләйсән Хаҗиева
14/18 Дизайнер Ләйсән Хаҗиева
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
ТЯКда журналист Энҗе Басыйрова
15/18 ТЯКда журналист Энҗе Басыйрова
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
ТЯКның яшь вәкилләре
16/18 ТЯКның яшь вәкилләре
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена махсус чәкчәк
17/18 Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена махсус чәкчәк
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена махсус торт
18/18 Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена махсус торт
26 августта Татарстанның Идел яшьләр лагерында Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Русиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Казакъстан, Австралия, Төркиядән дә 180ләп яшь татар яшьләре һәм элекке елларда катнашкан делегатлар җыелды.
Previous slide
Next slide

"Иҗади яшьләр дә катнашсын иде"

Разил Вәлиев үзенең сәламләү сүзләрен милли җанлы шигъри юллар белән башлады.

“Мин бүген "Идел" лагерена үземнең яшьлегемне сагынып килдем. XIX гасыр рус язучылары - “Без барыбыз да Гогольнең шинеленнән чыктык” дип әйтәләр, ә без барыбыз да менә шушы "Идел" үзәгеннән чыкканнар. Без, ул вакыттагы яшь артистлар, музыкантлар, язучылар, шагыйрьләр нәкъ шунда үзара гәпләшә идек, сөйләшә идек, фикер алыша идек, бергә иҗат итә идек, безнең уртак әсәрләребез барлыкка килде. Хәтта монда беренче опералар язуга оеткы салынды. Мин дә монда бик күп шигырьләремне яздым, аларга Луиза Батыр-Болгари һәм Рәшит Абдуллин бик күп көйләр иҗат итте. Бүген дә сезнең арада иҗади яшьләр бар, алар күптер дип уйлыйм.

Киләчәктә "Идел" лагерында җыелуның масштабы киңәйсен иде, Татарстаннан, чит төбәкләрдән килгән иҗади яшьләр туплансын. Чөнки иҗат яшьләре булган җирдә һәрвакытта да күңелле, шау-шу һәм шул ук вакытта эчтәлекле дә була. Бүген сез, яшьләр, монда җыелгансыз икән, димәк, безнең халкыбызның, милләтебезнең киләчәге турында уйлыйсыз, кайгыртасыз. Киләчәк турында уйлыйсыз икән, сез аның үткәнен белергә тиеш. Булды шундый вакытлар: үзенең татар икәнен әйтергә кыенсынып йөргән кешеләр дә шактый иде. Аллага шөкер, ул заманнар үтте. Без бүген кайда гына барсак та, үзебезнең татар булубызны горурланып сөйлибез. Русиянең башка шәһәрләрендә, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә татар булу – бик зур мәртәбә. Чит телне белү байлык – ана телен белү бәхет. Мин сезгә барыгызга да менә шушы бәхетне телим”, диде Разил Вәлиев. Шулай ук ул Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларга мәхәббәт, үз парларын монда табуны теләде.

"Комсомол акчасына башлаган идек"

“25 ел буе үткәрелгән Татар яшьләре көннәренең һәрберсе минем күз алдымда”, дип башлады үз сүзен Русия Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов.

“Әлеге чараның төрле вакыты булды, авырлык белән үткәргән еллар да безне урап узмады, ләкин бүген, Аллага шөкер, бар да әйбәт, шундый масштабка җиткерүебезгә мин бик шат. Яшьләр өчен без быел бик кызыклы программ әзерләдек. Без "Идел" яшьләр аланын, үзегез күргәнегезчә, әкренләп камилләштерәбез, әле менә зур мәдәни-спорт сарае салына. Ноябрь аена аны өлгертергә исәп. Киләсе елга да килегез, яңа биналарда күрешербез.

Кайчандыр бу җыенны комсомол акчасына башлаган идек, бар иде заманнар дип уйлап куясың. Бүген инде яңа шартларда оештырабыз”, дип Илдар әфәнде яшьләрне җанландырып җибәрде.

Татар яшьләре көннәренең төп әйдаманнары "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина сүзләренчә, бу җыенның төп максаты - Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.

Тәҗрибә уртаклашу мәйданы

Әлеге чараның програмында татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча мастер-класслар, семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышу, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар, Казан, Болгар шәһәрләренә экскурсияләр каралган. Шулай ук яшьләр "Татар кызы" һәм "Татар егете" дигән иҗади бәйгеләрдә дә үзләрен сынап карый алачаклар.

Ләйсән Сафина белдергәнчә, Татар яшьләре көннәре сигез ел дәвамында милләттәшләребезгә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мәйдан булып тора. Делегатлар әзер програмнар алып килә һәм аларны башкалар алдында тәкъдим итә. 2010 елдан башлап татар яшьләр чараларын үткәрү буенча материаллар җыентыгы чыгарылып килгән. Быел 25 еллык юбилей уңаеннан чишмә башыннан алып бу көнгә кадәрле Татар яшьләре көннәренең тарихын чагылдырган китап та әзерләнә икән. "Җыен башына ук өлгертмәкче идек, элекке катнашучыларның фикерләрен туплауга вакыт күп кирәк булгач, бастыруны декабрьгә калдырдык", ди Ләйсән.

Оештыручылар яңа буын яшьләр белән Татар яшьләре көннәренә чишмә башында катнашкан делегатлар да чакырылган, алар күп булырлар дип көткән. Әмма ветераннар бармак белән генә санарлык иде. Аларның яшьлекләрен искә алып, хәзерге буынга кирәкле юнәлеш бирергә тырышты. Җыен "Идел" лагерында 31 августка кадәр дәвам итә.

XS
SM
MD
LG